Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Һәр бала игътибар үзәгендә булсын»: Светлана Захарова Татарстан балаларын Халыкара балаларны яклау көне белән котлады

Республикада Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарда уңышлар теләде һәм имин каникуллар кагыйдәләре турында искәртте.

1 июнь алдыннан Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова төбәкнең яшьләренә, аларның ата-аналарына, педагогларына һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү белән бәйле барлык кешеләргә мөрәҗәгать итте. Үзенең котлавында ул бааларны яклау көнен якты бәйрәм дип атады, чөнки ул иң мөһиме — һәр баланың кайгыртуга, иминлеккә, сәламәтлеккә һәм бәхетле балачакка хокукы турында искә төшерә.

Балалар омбудсмены Татарстанны яшь гражданнар өчен уңайлы итүчеләргә аерым рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, республикада балаларның һәрьяклап үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган: төзекләндерелгән ишегаллары һәм мәктәпләр, заманча иҗат үзәкләре, спорт мәйданчыклары, яшүсмерләр өчен киңлекләр һәм җәйге лагерьлар. Балалы гаиләләргә ярдәм итүгә, мәгарифне, спортны, мәдәниятне үстерүгә һәм милли гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирелә. Болар барысы да Татарстанны балалар өчен чын‑чынлап дустанә урынга әйләндерә, дип ассызыклады Захарова.

Вәкаләтле вәкил мәктәпне тәмамлаучыларга аерым мөрәҗәгать итте. Алар өчен хәзер җаваплы чор башлана: имтиханнар һәм алдагы юлны сайлау. Светлана Захарова кичәге укучыларга барлык сынауларны уңышлы узу һәм хыялларына таба адым ясау өчен ышаныч, игътибарлылык һәм көч теләде. Ул искә төшергәнчә, янәшәдә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер туганнары, якыннары, укытучылары һәм дуслары бар.

Моннан тыш, җәйге каникуллар алдыннан Светлана Захарова балаларны һәм өлкәннәрне куркынычсызлык турында онытмаска чакырды. Ул урамда, юлларда һәм су буенда игътибарлы булуның мөһимлеген искәртте. Омбудсмен ата-аналарга балаларын ял итү урыннарында караусыз калдырмаска һәм ешрак аларга җәмәгать киңлекләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерергә киңәш итте.

Котлау ахырында, уполномоченный җәй һәр бала өчен куркынычсыз узуын һәм күп шатлык, яңа ачышлар һәм казанышлар китерүен теләде.

«Һәр бала һәрвакыт үз якыннарының игътибары, яратуы һәм кайгыртуы белән әйләндереп алынсын», — диелә мөрәҗәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев