Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халыкның безгә ышанычы арта

12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Дамир Яфизов,
район прокуроры.
Россия прокуратурасы берничә гасыр дәвамында нык таләпчәнлек һәм гуманлык принциплары нигезендә эшли, ә дәүләтнең, һәр кешенең мәнфәгатьләрен яклау - аның көндәлек эшенә әверелде.
Узган ел безгә катлаулы һәм җаваплы мәсьәләләрне хәл итәргә туры килде. Кешеләр үзләрен Россия Федерациясе Конституциясе тарафыннан яклануларын тоеп торсын өчен прокуратура хезмәткәрләре көчләрен һәм вакытларын кызганмыйлар.
Бу вакыт эчендә дистәләрчә закон бозу очрагы ачыкланды, судка 250дән артык гариза керде, прокуратура инициативасы белән гаебе булган җитәкчеләр дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Мәсәлән, 48 җитәкче һәм шәхси эшмәкәр административ җаваплылыкка тартылды (урындагы бер кеше үз вазифасыннан азат ителде), законсыз дип табылган 41 хокукый акт буенча дәгъва белдерелде.
Прокурорның роле көчәйгәч, хокук саклау, хакимият органнары һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр ныгыгач, җинаятьчелек үсешенә китергән тискәре күренешләрне туктатырга мөмкин булды. Прокуратура хезмәткәрләренә җирле хакимият органнары һәр яклап ярдәм күрсәтмәсә, бу уңышка ирешеп булмас иде.
Халыкның прокуратура эшчәнлегенә ышанычы арта бара, моны безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең саны күрсәтеп тора. 2014 елда 160тан артык шундый мөрәҗәгать тикшерелде, һәр дүртенче шикаять канәгатьләндерелде һәм кешеләргә ярдәм күрсәтелде.
Үз эшебездә "Кеше закон өчен түгел, законнар кеше өчен эшли" дигән фикергә нигезләнәбез. Безнең өчен бер карар да җиңел кабул ителми, чөнки анда кеше язмышы хәл ителә. Район прокуратурасында дүрт кенә кеше эшләсә дә, алга куелган бурычларны уңышлы үтәргә тырышабыз.
Прокуратура хезмәткәрләре киләчәктә дә гражданнарның хокукларын һәм иреген яклау, дәүләт бердәмлеген саклау буенча тиешле һәм нәтиҗәле чаралар кабул итеп, җинаятьчелеккә каршы катгый көрәш алып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев