Яңа тормыш

Спас районы

Рус Тат
Җәмгыять, сәясәт

Горурланырлык нигез бар

Узган атнада шәһәребездә төрле елларда флотта хезмәт итүчеләрнең традицион очрашу бәйрәме булды.

Бәйрәмгә җыелган утызга якын кеше арасында флот ветераннары да бар иде. Мәсәлән, егерме елдан артык хезмәт итү дәверендә матрос-элемтәчедән 2нче ранг капитан дәрәҗәсенә күтәрелгән Вениамин Федорец, Хәрби диңгез флотының Генераль штаб бүлеге белгече Рафаэль Салиев, Владимир Федотов, шулай ук Альберт Нигъманов һәм башкалар. Аларга күптән түгел генә армия хезмәтен бетереп кайтучылар да, район авылларыннан, Казан һәм башка шәһәрләрдән кайткан диңгезчеләр дә кушылды.
Гадәт буенча, диңгезчеләр башта СССР һәм Россия Хәрби диңгез флоты флаглары белән шәһәр урамнарыннан үттеләр, аннары флот ветераннарында кунакта булдылар. Алар арасында отставкадагы капитан-лейтенант Гамир Кадыйров та бар иде. Башкалар кебек үк, ул да бу игътибарга бик шатланды.
Аннары сугыш елларында һәлак булган якташларыбыз һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм барысы бергә инде арабыздан киткән диңгезчеләр истәлеген хөрмәтләү өчен зиратка юнәлделәр. Аннан чыккач, Полянка авылында туып үскән, "Маршал Шапошников" корабында үзенең хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган диңгезче Василий Борисов каберен зиярәт кылдылар. Биредә аларны Василийның туганнары көтеп тора иде.
Диңгезчеләр Василийның әти-әнисенә батыр егет үстерүләре өчен рәхмәт әйттеләр, ә алар улларын онытмаулары һәм даими игътибар күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерделәр. Василий Борисов үзенең бабасы, шулай ук Кара диңгез флоты диңгезчесе белән янәшә күмелгән...
Бәйрәм Идел буенда дәвам итте, диңгезчеләрне анда океан һәм диңгезләр хуҗасы Нептунны озатып йөрүче су кызлары, пиратлар, башка әкият персонажлары котлады. Барысы да рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Бәйрәмгә хәзерлек күптән башланган иде инде. Диңгезчеләр үзләре төрле костюмнар, флаглар тектеләр, сценарий хәзерләделәр. Аеруча Александр Ходалов, Александр Сёмушкин, Андрей Панкратов, Рамил Гыйбадуллин, Андрей Новиков, Николай Пеньков, Александр Татиевский, Александр Макас һәм башкалар зур тырышлык күрсәтте. Алар бәйрәм программасын уйлап-киңәшләшеп төзеделәр. Ул чыннан да уңышлы килеп чыкты. Үзеңнең фикердәшләрең белән очрашып, үткәннәрне искә алу, рәхәтләнеп аралашу кешегә рухи көч бирә. Элеккеге диңгезчеләрнең һәрберсе үз тормышлары турында сөйләде, хезмәт иткән елларын хәтердә яңарттылар...
Диңгезчеләрне дуслары, таныш-белешләре дә җылы котлады. Шәһәр урамнарында халык аларга сәлам биреп, бүгенге егетләр - булачак Ватан сакчылары флагларга да, диңгезче формасына да, диңгезчеләрнең үзләренә дә соклану һәм бераз көнләшү хисе белән карадылар.
Чынлап та, диңгезчеләребез белән хаклы рәвештә горурлана алабыз.
Рәсемнәрдә: сугыш елларында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл янында; (сулдан уңга) Александр Сёмушкин һәм Гамир Кадыйров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВМФ