Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гаилә бюджетына ничек экономия ясарга?

Соңгы вакытта бик актуаль булган әлеге сорауга безнең газета укучыларыбыз җавап бирә.

Галина Ашмарина,
педагогия хезмәте ветераны (Полянка авылы):
- Акчага азрак экономия ясар өчен, сәүдә нокталарына кирәге чыкканда гына йөрергә тырышам. Ялгызым яшәгәнлектән, азык-төлекне аз-азлап кына алам. Сатып алганчы, бәяләрне чагыштырып карыйм. Гадәттә тавык ите алырга тырышам. Бакчада үстергән яшелчәләр, кышлыкка хәзерләп куйган запаслар җитеп тора. Мин хәтта томат пастасын да кибеттән сатып алмыйм, үзем ясыйм. Шулай ук кайнатмалар һәм компотлар кайнатам, чәйгә хуш исле төрле үләннәр кушам.
Савыт-сабаны гадәттә коры горчица белән юарга тырышам, керне кул белән юам, кыйммәтле кер порошоклары сатып алганым юк. Өйдә көнкүреш техникасы аз булганга күрә, электр энергиясе өчен дә күп түләргә туры килми. Фатирым газ белән җылытыла, пластик тәрәзәләр җылылык сакларга мөмкинлек бирә.
Ә менә даруларның табиб кушканнарын барысын да сатып алам. Бу очракта мин бәясенә карамыйм - файдасы гына булсын. Еш кына туганнарым да акчалата ярдәм итә, мин аларга моның өчен бик рәхмәтлемен.
Инна Л., хезмәткәр (Болгар шәһәре):
- Билгеле, экономия - бик кирәк нәрсә, тик безнең гаиләдә бу нигәдер килеп чыкмый. Дөрес, кайбер очракларда акчаны янга калдырырга тырышабыз. Мәсәлән, мин кышка яшелчәләрдән консервларны күп итеп ясап куям. Ирем гөмбә җыярга ярата, аны да тозлап, киптереп, туңдырып куябыз. Кышын бу азыкны төрләндерергә ярдәм итә.
Кайчакта иткә экономия ясарга туры килә. Беренче һәм икенче ашларны хәзерләү өчен бәясе шактый арзан булган дуңгыз итеннән рагу, тавык ботлары сатып алам. Тавык муеннары тагын да арзангарак төшә. Сөтнең дә гадиен, артык пастеризация ясалмаганын сатып алырга тырышам. Азык-төлек алырга еш йөрмим, зур кибетләрдә булган төрле акцияләргә игътибар итәм. Артыгын сатып алмаска тырышам. Калган ипине духовкада киптергәч, менә дигән тәмле сохари килеп чыга.
Көнкүреш химиясенә дә артык акча сарыф итмим, савыт-сабаны гадәттә сода белән, кер юу өчен - кер сабыны кулланам. Минемчә, кием-салымдагы тапларны ул бик яхшы бетерә. Кыйммәтле бизәнү әйберләрен беркайчан сатып алганым булмады, чөнки арзанрагы сыйфаты буенча бер дә калышмый.
Телефоннан күп сөйләшергә яратмавым да азмы-күпме экономия ясарга мөмкинлек бирә.
Кием-салымга килгәндә, булган киемне кадерләп киям, шуңа күрә еш сатып алырга туры килми. Электр лампалары һәм приборларын да юкка кабызмыйбыз, керемгә карап яшәргә тырышабыз...
Евгения Сидорова,
Өчкүл урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы:
- Гаилә бюджетына экономия ясарга теләгем зур булса да, әлегә кадәр шуңа өйрәнә алмыйм. Бер өйрәнермен дип уйлыйм, чөнки бу өлкәдә үрнәк алырлык кешеләрем бар. Һәр тиеннең кадерен белеп, экономия ясый торган кешеләргә гомерем буе кызыгам.
Ирина Захарова,
почта бүлеге җитәкчесе (Иж-Борискино авылы):
- Йомырка, ит, сөт үзебездә булганга күрә, гаилә бюджетына шактый экономия ясала. Һәр ял көне диярлек камыр азыклары пешерәм, шунлыктан кибеттән тәм-томны да сирәк сатып алабыз.
Төрле яшелчәне үзебезнең бакчада үстерәбез, алар бик озакка җитә. Җәен төрле кайнатмалар, салатлар, тозлыкларны күпләп әзерләп куям.
Газ, электр энергиясен дә бушка сарыф итмәскә тырышабыз. Интернеттан сирәк файдаланбыз, компьютерны да еш кабызмыйбыз. Машина белән да сирәк йөрибез. Ә бу үзе шактый экономия ясарга мөмкинлек бирә.
Наталья Кокшарова (Болгар шәһәре):
- Мин "кеременә күрә чыгымы" дигән принцип буенча яшәргә тырышам, шуңа күрә кыйммәтле азык-төлеккә кызыкмыйм, көнкүреш химиясе һәм башка товарларның да арзанрагын сайлыйм. Һәр ял көне рәхәтләнеп камыр ашлары пешерәм. Чүпрәле камырдан да, катлы камырдан да пешергәнем бар, тортлар да ярыйсы гына әйбәт килеп чыга. Минемчә, үзең пешергәне тәмлерәк тә, арзанрак та була. Җәйләрен исә баш күтәрмичә бакчада эшлим, гаиләм өчен ел буенча җитәрлек яшелчә, төрле кайнатмалар, компотлар, маринадлар әзерләп куям.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев