Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган татар диктантын Россиянең 65 төбәгендә һәм дөньяның 25 илендә язачаклар

Акция 24-26 апрельдә узачак.

24-26 апрель көннәрендә татар телен белүне тикшерү буенча бөтендөнья акциясе унберенче мәртәбә узачак. Быел ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана – татар дөньясында 2026 ел Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан аның елы дип игълан ителде.

Диктантта катнашу ирекле һәм түләүсез. Яшенә, җенесенә, белеменә һәм диненә карамастан, теләге булган һәркем кушыла ала. Акция меңләгән кешене берләштерә: мәктәп укучыларын, галимнәрне, мәдәният эшлеклеләрен һәм татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләрне.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов сөйләгәнчә, быел катнашучыларга текстның өч варианты тәкъдим ителәчәк: Татарстан һәм Башкортостан өчен, Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләр өчен. Һәр вариант «Туган тел» сүзләреннән башланачак, аннан соң Габдулла Тукайның проза әсәрләреннән өзекләр булачак.

Узган ел акциядә Россиянең 68 төбәге һәм 27 чит ил катнашты. Хәзерге вакытта 65 төбәк һәм 25 ил теркәлгән, гаризалар кабул итү дәвам итә.

Диктантны офлайн яки онлайн язарга мөмкин. Офлайн-катнашу мәйданчыклары Татарстанның барлык районнарында, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә ачылачак. Онлайн-диктантны махсус электрон формада акциянең рәсми сайтында язалар. Трансляция шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бара.

Казанда төп мәйданчык 24 апрельдә 10:00 сәгатьтә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара элемтәләр институтында (Татарстан урамы, 2) ачылачак. 200гә якын катнашучы көтелә. Шулай ук 13:00 сәгатьтә Казан дәүләт энергетика университетында диктант язу өчен мәйданчык оештыралар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев