Иң яхшы сурәтләр биш номинациядә сайлап алыначак.
2026 ел БМО тарафыннан Халыкара хатын-кыз фермерлар елы дип игълан ителде. Әлеге вакыйга уңаеннан «Хатын-кыз-фермер: җир йөзе» халыкара фотоконкурсы игълан ителде. Оештыручылар фотокамера объективлары аша көн саен басуларга чыгучылар, терлек карау һәм уңыш үстерүчеләр турында сөйләүләрен тели.
Конкурсны үткәрү инициативасы хатын-кызларның интернациональ берлеге тарафыннан күрсәтелде. Ярдәмне БМОның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО) һәм Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы күрсәтте.
Конкурста теләсә кем: исемнәре дөньяга танылган фотографлар да, телефонга төшерүче һәвәскәрләр дә, фермер хатын-кызлар да кушыла ала. Катнашуның ике мөмкинлеге бар – рәсем төшерү яки төшерелгән рәсемнең герое булу.
Биш юнәлешнең берсен сайлап алырга мөмкин:
- “Җирдәге Портрет" – хатын-кыз образы көндәлек эшендә
- "Сәнгать буларак хезмәт" – көндәлек эшләрнең матур кадрлары
- “Җир бүләкләре" – тырыш куллар белән үстерелгән әйберләр
- "Традицияләр һәм хәзерге заман” – гасырлар буе дәвам иткән тәҗрибәне һәм яңа технологияләрне берләштерү
- “Гаилә фермасы" – династияләр һәм уртак эш тарихы.
Оештыручылар фикеренчә, авыр, әмма игелекле эшләре белән чын хатын-кызлар сурәтләнгән фотолар башкалар өчен үрнәк булачак. Бигрәк тә авыл хуҗалыгында карьера турында уйланучылар һәм «АПКда кадрлар» федераль проектында («Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проекты) катнашуны караучылар өчен.
Конкурс, катнашу шартлары һәм гариза формасы турында тулырак мәгълүмат рәсми сайтта урнаштырылган. Эшләр 25 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк.
Нет комментариев