Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил эш визиты белән Спас районында булды
Фәрит Абделганиев һәм район башлыгы Роман Исланов мини-отельдә һәм Өчкүлдәге дөя фермасында булдылар.
Эш визиты белән Спас районында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Рәисе ярдәмчесе Фәрит Абделганиев булып китте. Район башлыгы Роман Исланов белән бергә ул Өчкүл авылында туристлык һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә берничә объектта булды.
Кунаклар «Вояж» мини-отелен һәм дөяләр үрчетү буенча җирле ферманы карадылар. Район шмәкәрләре белән очрашуларда ял көннәре туризмын һәм гаилә ялын үстерүнең актуаль мәсьәләләре, фестивальләр оештыру, авылда кече хуҗалыкларга ярдәм итү, шулай ук гаилә бизнесын һәм һөнәрчелекне үстерү турында фикер алыштылар.
Әңгәмә нәтиҗәле узды. Очрашуларда катнашучылар эшмәкәрләр һәм хакимият арасында турыдан-туры аралашу, үсеш нокталарын эзләү һәм гамәлдәге мәсьәләләрне уртак хәл итү өчен мондый сәфәрләрнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев