Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшсезләргә ярдәм итү – игътибар үзәгендә

Районның хезмәт базарындагы хәлләр белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Газизулла ӘХМӘТҖАНОВ таныштыра.

Соңгы өч ел эчендә эшсезлек дәрәҗәсе бераз кимесә дә, күрше районнар белән чагыштырганда барыбер югары кала.
Октябрь уртасына бездә учётта 203 эшсез гражданин тора, аларның яртысыннан артыгы - авыл халкы, 46 кеше предприятие һәм оешманы ябу яки штатлар кыскарту аркасында учётка куелган. Ел башыннан мәшгульлек үзәгенә 1129 кеше мөрәҗәгать итте.
Хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү өчен төрле программалар тормышка ашырыла, башка чаралар үткәрелә. Алар арасында үз-үзеңне эш белән тәэмин итү программасы иң зур әһәмияткә ия. Быел үз эшләрен ачу максатында дәүләт субсидиясен 155 кеше алды, аларның 10ы өстәмә эш урыннары булдырдылар. Быел шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү өчен субсидия алучыларның саны кимеп, сату-алу, торак, көнкүреш техникасын ремонтлау, автомобильләргә хезмәт күрсәтү, сантехника һәм башка эшләр белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең саны артуын билгеләп үтәргә кирәк.
Мәшгульлек үзәге эшсезләрнең һөнәри хәзерлегенә дә зур игътибар юнәлдерә. Быел 65 кеше тиешле уку үтеп, кранчы, машина йөртүче, тракторчы, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, газ котельные операторлары булдылар. Киләсе елда ташчылар, малярлар, штукатурлар һәм хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган башка һөнәрләргә өйрәтергә җыенабыз.
Быел өч яшькә кадәрге балалар белән өйдә утырган 16 хатын-кызны укыттык. Алар электрон-хисаплау машиналары буенча өстәмә белем алдылар. "Узып китеп укыту" ("Опережающее обучение") программасы буенча "Спас коммуналь челтәрләре" хезмәткәрләре ел ахырына кадәр экология иминлеге буенча укыту үтәчәк.
Эш бирүчеләр, аларның тәҗрибәсе юк дигән сәбәп белән, яңа гына һөнәри уку йортларын тәмамлаган белгечләрне эшкә алмавы беркем өчен дә сер түгел. Тик тәҗрибә үзеннән-үзе килеп чыкмый бит. Шуңа күрә югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен һөнәре буенча стажировка оештырыла. Аны быел җиде кеше үтте. Кагыйдә буларак, аларның барысы да стажировка үтү урынында эшкә урнашалар.
Үзәк шулай ук ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган категорияләр - күп балалы ата-аналар, инвалидларга да эшкә урнашырга ярдәм итә.
Яңа тору урынына күчеп, эшкә урнаштыру кебек ярдәм формасы да бар. Шундый ысул белән дүрт кеше Казан метрополитенына кондуктор булып урнашып, шактый әйбәт хезмәт хакы алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев