Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшләүче пенсионерларның пенсияләре арта

Районда 2014 елның икенче-дүртенче кварталларында эшләгән 1159 пенсионерга пенсиянең страховой өлеше күбрәк түләнәчәк. Моның өчен бернинди гариза язуның кирәге юк, пенсиянең страховой өлешенә тиешле үзгәрешләр автомат рәвештә кертелә. Өстәмә акча картлык һәм инвалидлык буенча страховой пенсия алучыларга билгеләнә. Әлбәттә инде, бу категориягә керүчеләр өчен 2014 елда эш белән тәэмин итүчеләрнең...

Районда 2014 елның икенче-дүртенче кварталларында эшләгән 1159 пенсионерга пенсиянең страховой өлеше күбрәк түләнәчәк.
Моның өчен бернинди гариза язуның кирәге юк, пенсиянең страховой өлешенә тиешле үзгәрешләр автомат рәвештә кертелә. Өстәмә акча картлык һәм инвалидлык буенча страховой пенсия алучыларга билгеләнә. Әлбәттә инде, бу категориягә керүчеләр өчен 2014 елда эш белән тәэмин итүчеләрнең страховой взносларны да тиешенчә түләгән булуы да мөһим. Өстәмә түләүнең уртача күләме 118 сум, яңадан исәпләп чыгарылган акчаның гомуми суммасы 137 сум тәшкил итәчәк.
Пенсиягә өстәмәләр һәркемгә аерымлап исәпләнәчәк. Аның уртача күләме эшләүче пенсионерның хезмәт хакы күләменә һәм аның яшенә билгеле булачак. Кеше пенсиягә никадәр алданрак чыккан булса, аның өчен түләнгән страховой взносларның суммасы да азрак елларга бүленә. Нәтиҗәдә акча да күбрәк өстәләчәк.
Пенсия акчасына өстәмәләр турындагы мәгълүматны түбәндәге ысул буенча алырга була:
пенсияне өйгә китерсәләр, китерүче оешма мәгълүматларны тиешле квитанцияләрдә күрсәтә;
пенсияне кредит учреждениеләрендә алсалар, операцияләр кассасыннан исәп-хһисап кәгазен сорап алырга була;
әгәр пенсия Сбербанк яки "Ак барс банк"ның банка картасына күчерелсә, мәгълүматларны түләү терминалларыннан (банкоматлар) алырга була.
Фото: http://ifconsult.ru/strahovye_pensionnye_produkty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев