Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Энциклопедия ничек төзелә

Күптән түгел безнең район энциклопедиясен бастырып чыгаруга хәзерләү мәсьәләләренә багышланган киңәйтелгән киңәшмә булды, анда энциклопедияне төзүчеләр, коллектив һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты директоры урынбасары, җаваплы редактор Гомәр Сабирҗанов катнашты. Ул Татарстан энциклопедиясен хәзерләү буенча ничек эшләүләре турында сөйләде (тиздән алтынчы том дөнья күрергә тиеш) һәм безнең район энциклопедиясе өчен материаллар сайлау, язмаларны урнаштыру структурасы буенча файдалы киңәшләр бирде.
Киңәшмәдә шулай ук район энциклопедиясе өстендә эшләүче БГИАМЗ хезмәткәре Җәмил Мөхәммәтшин дә чыгыш ясады. Районның танылган кешеләре - орден белән бүләкләнүчеләр, герой аналар һәм башкалар турында язмалар эшкәртелә башласа да, күпләр тиешле мәгълүматларны бирмәгән әле. Шуңа күрә ул залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп, бу эшне кыска вакыт эчендә башкарып чыгуларын үтенде, чөнки энциклопедия эчтәлеге буенча тулы һәм объектив булырга тиеш.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X