Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Электрон хезмәт кенәгәсен 400 мең татарстанлы рәсмиләштергән

Бер ел эчендә цифрлы формат кулланучылары саны 15% ка арткан — стаж турында мәгълүматларны хәзер теләсә кайсы мизгелдә онлайн рәвештә алырга мөмкин.

Татарстанда хезмәт стажын электрон исәпкә алу яклылар саны арта. Республика буенча Россия Социаль фонды Бүлеге мәгълүматына караганда, бүгенге көндә цифрлы форматны төбәктә 400 меңнән артык кеше сайлаган. Соңгы 12 айда кулланучылар саны 15% ка арткан.Электрон хезмәт кенәгәсен 400 мең татарстанлы рәсмиләштергән

Электрон хезмәт кенәгәсе кәгазь вариантын тулысынча алыштыра, ләкин цифрлы рәвештә. Эш урыны, вазифалар, күчерүләр һәм эштән азат итүләр турындагы барлык язмалар Социаль фонд базасында саклана. Яңа форматка күчү өчен эш бирүчегә гариза язу да җитә – калганын СФР белгечләре эшләячәк.

Цифрлы форматның төп өстенлекләре:

  • стаж турындагы мәгълүматлар «Дәүләт хезмәтләре» аша теләсә кайсы вакытта эш бирүчегә мөрәҗәгать итмичә мөмкин;
  • мәгълүмат саклаулы системада саклана, бу документның югалуын яки зыян күрүен төшереп калдыра;
  • эш алыштырганда кәгазь кенәгәне күрсәтергә кирәкми – барлык мәгълүматларны эш бирүче СФР базасыннан ала;
  • кертелгән язмаларны тикшерергә һәм хаталарны шунда ук төзәтергә мөмкин;
  • стажны автоматик исәпкә алу пенсия билгеләүне тизләтә һәм исәпләгәндә хаталар куркынычын киметә.

Электрон хезмәт кенәгәләре Россиядә 2020 елдан бирле кертелгән. Кәгазь документ кулда кала, ләкин алга табагы барлык үзгәрешләр бары тик цифрда теркәлә. 2020 елның 31 декабреннән соң беренче тапкыр эшкә урнашучылар өчен кәгазь хезмәт кенәгәсе ачылмый – стаж шунда ук электрон рәвештә алып барыла. Бу кагыйдә каникулларда эшләүче укучылар өчен дә гамәлдә.

Татарстан буенча СФР Бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин республикада яшәүчеләрнең цифрлы форматны актив сайлауларын, аның ышанычлылыгын, ирешлелеген һәм уңайлылыгын югары бәяләүләрен билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев