Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Электрон чират буенча

ЮХИДИнең барлык теркәү һәм имтихан бирү бүлекләрендә хәзерге вакытта электрон чират системасы эшли.

Юрий Баранов,
ЮХИДИнең район бүлеге җитәкчесе.
Соңгы ун ел эчендә республикада транспорт чараларының саны сизелерлек артты. 2000 елда ТР Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясендә 700 меңнән артыграк автомобиль теркәлгән булса, быел бу сан миллионга якынлаша. Билгеле, автопарк үскән саен транспорт чараларын исәпкә кую һәм исәптән алуга бәйле теркәүләр саны да арта. Мәсәлән, узган елда республика буенча мондый операцияләрнең саны 2009 елгы белән чагыштырганда 66 меңгә арткан. Шул ук вакытта дәүләт техника каравын үткәрү станцияләренә нагрузка да арта, машина йөртүче таныклыкларын бирү һәм алыштыру буенча зур күләмдә эш башкарыла.
Нәкъ шуңа күрә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе халыкка электрон рәвештә хезмәт күрсәтү системасын камилләштерә. Хәзерге вакытта гражданнарны алдан теркәү (электрон чират) автомототранспорт чараларын теркәгәндә, дәүләт техник каравын үткәндә, машина йөртүче таныклыгын алыштырганда, машина йөртү буенча практик имтиханнарны тапшырганда эшли. Моның өчен гражданин ЮХИДИ бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Казан шәһәренең теркәү һәм имтихан подразделениеләрендә электрон чиратка uslugi.tatar.ru Интернет-сайты ярдәмендә яки Татарстан Республикасының "Электрон Хөкүмәт" универсаль җайланмалары - дәүләт учреждениеләре биналарында урнашкан инфоматлар ярдәмендә, практик машина йөртү буенча имтиханнарның икенче этабына rpolice.ru сайтында 5-333-982 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Гражданнарны кабул итү процедурасын сыйфатлырак итеп үткәрү, чират тору вакытын кыскарту һәм эш вакытына экономия ясау максатында, ТР Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе гариза бирүчеләргә электрон чират талоннарын бирә торган терминаллардан файдаланганда сак булырга кирәклеген үтенә. Мондый талонны алганчы, барлык документларның әзер булуын тикшерергә, ә талонны алганнан соң үз чиратыңны көтеп торырга кирәк. Кирәкле документларның исемлеге gibdd.tatarstan.ru һәм rpolice.ru сайтларында бар.
Гражданнарның барлык күрсәтмәләре һәм теләкләре Татарстан Республикасы Хакимиятенең prav. tatarstan.ru/toreception.htm Интернет кабул итү бүлмәсе аша һәм электрон чиратка ярдәм күрсәтү хезмәтенең (843) 2-647-330 телефоны буенча кабул ителә. Шулай ук ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең контакт-үзәге аша 5-114-115 телефоны буенча инфоматлар аша һәм uslugi.tatar.ru сайты аша түләнгән акчаның килеп җитүе-җитмәвен тикшерергә мөмкин.
Фото һәм видеокүзәтү чараларын кулланып ачыкланган, административ җаваплылыка тартылу турында язылган карарлар турында тагын бер хәбәр. Агымдагы елның 1 августыннан uslugi.tatar.ru сайтына тиз керү өчен заманча коммуникатор бик тиз укый ала торган TAG-кодның адресы (ссылка) бирелә. Мәгълүматны карау өчен телефонга түләүсез кушымтаны (приложение) Интернеттан яздырып, Tag Reader кушымтасын җибәрергә һәм кодны телефон камерасы белән сканерларга кирәк (http://gettag.mobi).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев