Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ел башыннан Татарстанда яшәүче 429 кеше ОСАГО бәясенең яртысына компенсация алды

Инвалидлар полис өчен акчаның бер өлешен гариза бирмичә дә кире кайтара ала.

Татарстанда инвалидларга ОСАГО полисы өчен компенсация түләү дәвам итә. 2026 елның гыйнварыннан әлеге чараны республиканың 429 кешесе алган. Аңа теләсә кайсы инвалид группасы булган гражданнар, инвалид балалар һәм аларның законлы вәкилләре хокуклы.

Акчаны елына бер транспорт чарасы өчен кайтаралар. Иминиятләштерү полисында, хуҗасын да кертеп, өчтән артык машина йөртүче күрсәтелергә мөмкин түгел. Төп шарт – машина кешегә медицина күсәтмәләре буенча кирәк, һәм бу шәхси реабилитация программасы белән расланган.

Процесс мөмкин булганча гадиләштерелгән. Татарстан буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин аңлатканча, компенсацияне инвалидларның федераль реестрыннан алынган мәгълүматлар буенча автомат рәвештә билгелиләр. Моның өчен ОСАГО килешүендә иминиятләштерүченең яки милекченең СНИЛСы булырга тиеш. Әгәр барысы да тәртиптә икән, кеше түләү турында хәбәрнамәне өч эш көне эчендә ала.

Әгәр автомат түләү килмәгән икән, үзеңә гариза бирергә мөмкин. Моны полис гамәлдә булган теләсә кайсы вакытта «Госуслуги» аша, социаль фонд клиент хезмәтендә яки МФЦда эшләргә мөмкин. Гаризага ОСАГО полисын, табиблар бәяләмәсе белән шәхси реабилитация программасын һәм счет реквизитларын кушып бирергә кирәк.

Компенсация турында карарны биш эш көне эчендә кабул итәләр. Шул ук вакытта акчаларны счетка күчерәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев