Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ел башыннан Татарстан гаиләләре бердәм пособие аша 12 миллиард сумнан артык акча алган

Түләүләр 90 мең гаиләне үз эченә ала, ә аларның күләме керемгә бәйле һәм балага төбәктәге яшәү минимумының 100% ына кадәр тәшкил итә ала.

2026 ел башыннан Татарстанда балалы гаиләләргә бердәм пособие түләүгә 12 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән. Акчалар «Гаилә» милли проекты кысаларында күчерелә һәм балалар тәрбияләнүче 90 меңнән артык республика гаиләсен үз эченә ала.

Пособие алучылар булып җан башына уртача керем төбәктәге җан башына яшәү минимумыннан артмаган, ә исәп-хисап чорында һәр эшкә яраклы гаилә әгъзасының хезмәт хакы ким дигәндә 8 минималҗ хезмәт хакы тәшкил иткән гаиләләр була ала.

Пособие күләме индивидуаль һәм гаилә кереме дәрәҗәсе белән билгеләнә. 2026 елда сумма Татарстанда билгеләнгән балага яшәү минимумының 50% ыннан 100% ына кадәр төрләнә. Хәзерге вакытта бу күрсәткеч 15 615 сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин бердәм пособие дәүләт ярдәменең төп һәм иң кирәкле чараларыннан берсе булып калуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, ел башыннан гамәлдә булган барлык яңалыклар уңышлы тормышка ашырыла, ә индексацияләнгән суммалар вакытында һәм тулы күләмдә түләнә. Ул гаиләләргә ярдәм дәүләт өчен өстенлекле бурыч булып калуын ассызыклады.

Түләүләр ай саен башкарыла, ә аларны билгеләү механизмы актуаль демографик һәм икътисади шартларны исәпкә алып камилләштерелә. Пособие рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультацияне ТР буенча СФР Бүлегенең клиент хезмәтләрендә, шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша алырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев