Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дуслык җиңде

Нинель САДРИЕВА. Кузнечиха балалар бакчасында "Сокландыргыч бала" ("Очаровательный малыш") конкурсы үтте. Программада балалар да, аларның әти-әниләре дә катнашты. Дуслык турында җырлар башкардылар, көз турында шигырьләр укыдылар. Балалар конкурсларда катнашып, әниләре өчен барысыннан да алдарак кем көзге яфраклар бәйләмен җыя, алманы кем тизрәк ашап бетерә һәм капшап, кулда нинди яшелчә икәнен...

Нинель САДРИЕВА.
Кузнечиха балалар бакчасында "Сокландыргыч бала" ("Очаровательный малыш") конкурсы үтте.
Программада балалар да, аларның әти-әниләре дә катнашты. Дуслык турында җырлар башкардылар, көз турында шигырьләр укыдылар.
Балалар конкурсларда катнашып, әниләре өчен барысыннан да алдарак кем көзге яфраклар бәйләмен җыя, алманы кем тизрәк ашап бетерә һәм капшап, кулда нинди яшелчә икәнен ачыкладылар.
Барысына да бик кызык булып, һәркем биремне мөмкин булганча әйбәт башкарырга тырышты. Нәтиҗәдә дуслык җиңеп, барысы да бүләккә тәм-том һәм мәзәк медальләр алдылар.
Нәниләр һәм ата-аналар конкурстан канәгать булып калдылар, чөнки ул тагын бер тапкыр һәр баланың үзенчә сәләтле һәм сөйкемле булуын билгеләде.
Чараны авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Татьяна Курская хәзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев