Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Декрет акчалары 955 меңгә кадәр артты: Татарстанның социаль фонды 2026 елда яңа түләүләр турында сөйләде

Иң күп больничный хәзер көненә 7 мең сумга якын тәшкил итә.

Ел башыннан Россиядә вакытлыча эшкә яраксызлык, шулай ук йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр суммасы үзгәрде. Бу турыдан-туры иминият кертемнәрен исәпләү өчен чик базаның артуы һәм минималь хезмәт хакының яңа күләме белән бәйле.

140 көнлек стандарт ялда йөклелек һәм бала табу буенча максималь пособие хәзер 955 836 сум тәшкил итә. Бу миллионга якын акчаны, әгәр алдагы ике елда аның рәсми хезмәт хакы югары булса, булачак әни бер тапкыр алачак. Шул ук 140 көн өчен минималь сумма – 124 702 сум. Әмма монда мөһим шарт: декретка киткәндә хатын-кыз тулы ставкада эшләргә тиеш.

Декрет акчаларын исәпләү формуласы элеккечә: ике ел эчендә хезмәт хакы алына, 730 яисә 731 көнгә бүленә, моннан алдагы больничный, декрет яллары көннәре төшереп калдырыла. Иминият стажы декрет күләменә йогынты ясамый – түләү һәрвакыт уртача хезмәт хакының 100 процентын тәшкил итә.

Гадәти больничныйларга килгәндә, монда да үзгәрешләр булды. Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча максималь түләү быел көненә 6 827 сумга җиткән. Югары рәсми керемле һәм сигез елдан артык стажлы хезмәткәрләр шулкадәр ала алачак.

Стажы азрак булган кешеләр өчен түбәнәйтүче коэффициент гамәлдә: биш елдан сигез елга кадәр стаж булганда, больничный уртача хезмәт хакының 80 проценты күләмендә түләнә, биш елдан азрак стаж булганда — 60 процент кына.

Әгәр дә хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк яки стажы ярты елга кадәр җитмәсә, исәп-хисап минималь хезмәт хакы күләменнән бара. 2026 елның 1 гыйнварыннан  минималь хезмәт хакы 27 093 сумга кадәр арттырылды. Бу автомат рәвештә больничныйларның минималь суммаларын үстерде.

"Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие күләме иминият стажына һәм хезмәткәрнең хезмәт хакына бәйле, ул индивидуаль рәвештә исәпләнә. Исәпләгәндә иминият очрагы башланган елга кадәрге ике календарь ел өчен хезмәт хакы исәпкә алына. Көнлек уртача хезмәт хакы хезмәт хакы суммасын 730 га бүлү юлы белән билгеләнә, шуннан соң хезмәткә сәләтсезлек көннәренә тапкырлана” – дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Шул рәвешле, ак хезмәт хакы алган һәм озак вакытлы стажы булган кешеләр 2026 елда авыру яки декретка чыккан очракта шактый югарырак түләүләргә исәп тота алалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев