Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Декларацияне – вакытында

1995 елның 25 ноябрендә кабул ителгән №171-ФЗ "Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерү һәм әйләнешен дәүләт көйләве һәм алкогольле эчемлекләрне куллануны (эчү) чикләү турында" Федераль закон (2011 елның 18 июлендә төзәтүләр кертелгән №218-ФЗ Федераль закон) нигезендә, алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрне ваклап сату белән шөгыльләнгән оешмалар, шулай ук...

Шуңа бәйле, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сыра һәм сыра эчемлекләрен сату белән шөгыльләнгән барлык оешма һәм шәхси эшмәкәрләргә, шулай ук алкогольле эчемлекләрне ваклап сатучы оешмаларга кыска вакыт эчендә Росалкоголькөйләү форматында декларацияләргә имза кую өчен тиешле тәртиптә ЭЦП (электрон-цифра имзасы) сатып алырга киңәш итә.
Хәзерге вакытта аларны Росалкоголькөйләүнең мәгълүмат системасы белән туры килүгә тестлау үткән "ЦентрИнформ" ФУП Казан филиалында, "Поволжский Удостоверяющий центр" ЯАҖ, "ТаксНет" ЯАҖ һәм "Компания "Тензор" ҖЧҖ оешмаларында сатып алырга була.
Раслаучы үзәкләрнең тулы исемлеге www.gosalcogol.tatar.ru сайтында урнаштырылган.
№12 формасы буенча сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату күләме турында декларацияне вакытында тапшыру өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе аны 2012 елның 1 маена кадәр формалаштырып, тикшерү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрергә киңәш бирә. Сыра буенча декларацияләрне декларантның электрон-цифра имзасы белән имза куеп, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең pivo@tatalс.ru электрон почта адресына җибәрергә кирәк.
Декларант һәм ТР Дәүләт алкоголь испекциясенең электрон-цифра имзасы куелган декларация күчермәсен Росалкоголькөйләүгә аның порталындагы шәхси кабинет аша җибәрергә кирәк. Шуңа күрә Росалкоголькөйләү порталында алдан ук шәхси кабинетны булдыру зарур.
Бу мәсьәләгә бәйле сораулар белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин (тел. (84342) 5-49-85)
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X