Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Декларация тапшырырга кирәк

1995 елның 22 ноябрендә кабул ителгән №171-ФЗ "Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерү һәм әйләнешен дәүләт көйләве һәм алкогольле эчемлекләрне куллануны (эчү) чикләү турында" Федераль закон (2011 елның 18 июлендә редакцияләнгән №218-ФЗ Федераль закон) нигезендә, алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрне ваклап сату белән шөгыльләнгән оешмалар, шулай ук сыра...

Декларацияләрне электрон рәвештә тапшыру тәртибе, шулай ук декларацияләрне тутыру тәртибе һәм аларның формалары Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланырга тиеш. Хәзерге вакытта югарыда әйтеп үтелгән документлар расланмаган, аларның проектлары алкоголь базарын көйләү буенча Федераль хезмәтнең рәсми сайтында урнаштырылган (аннан соң - Росалкоголькөйләү).
Проект буенча квартал саен декларацияне электрон рәвештә һәм кәгазь документларда - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә, ә аларның күчермәләрен электрон рәвештә Росалкоголькөйләүгә тапшыру күздә тотыла.
Шуңа бәйле, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сыра һәм сыра эчемлекләрен сату белән шөгыльләнгән барлык оешма һәм шәхси эшмәкәрләргә, шулай ук алкогольле эчемлекләрне ваклап сатучы оешмаларга кыска вакыт эчендә Росалкоголькөйләү форматында декларацияләргә имза кую өчен тиешле тәртиптә ЭЦП (электрон-цифра имзасы) сатып алырга киңәш итә.
Хәзерге вакытта аларны "Центринформ" Федераль дәүләт унитар предприятиесенең Казан филиалында (тел. (843) 273-92-13), шулай ук "Центринформ" Федераль дәүләт унитар предприятиесенең Казан филиалы белән "Центринформ" Федераль дәүләт унитар предприятиесенең Казан филиалы исеменнән имза ачкычлары (ключи подписи) сертификаты ясау турында тиешле килешү төзегән "Поволжский удостоверяющий центр" ЯАҖ ((843) 533-88-33), "Центр электронных услуг" ҖЧҖ ((843) 570-54-72) оешмаларында сатып алырга була.
Росалкоголькөйләү хәбәр итүенчә, беренче квартал өчен декларацияләр 2012 елның июнь аенда кабул ителәчәк.
№12 формасы буенча сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату күләме турында декларацияне вакытында тапшыру өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе аны 2012 елның 1 маена кадәр формалаштырып, тикшерү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрергә киңәш бирә.
Сыра буенча декларацияләрне декларантның электрон-цифра имзасы белән имза куеп, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең pivo@tatalk.ru электрон почта адресына җибәрергә кирәк.
Декларантның һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь испекциясенең электрон-цифра имзасы куелган декларация күчермәсен Росалкоголькөйләүгә аның порталындагы шәхси кабинет аша җибәрергә кирәк. Шуңа күрә Росалкоголькөйләү порталында алдан ук шәхси кабинетны булдыру зарур.
Сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату күләме турында декларациягә бәйле сораулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләренә (84342) 5-10-19, 5-49-85 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы территориясендә Росалкоголькөйләү форматында декларацияләрне кабул итүнең соңгы схемасы турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алкоголь инспекция