Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Дәүләт хезмәтләре порталында күчемсез милек сатып алучылар өчен аңлаешлы хезмәт эшли

«Күчемсез милек сатып алу» бүлегендә инструкцияләр, документлар исемлеге һәм файдалы сылтамалар тупланган.

Моны беренче тапкыр эшләүчеләргә дә хәзер фатир яки йорт сатып алу җиңеләйде. «Госуслуги» порталының Тормыш хәлләре (Жизненные ситуации) каталогында «Күчемсез милек сатып алу» бүлеге бар. Анда куркынычсыз килешү төзү өчен кирәкле барлык мәгълүмат тупланган. Сервис «Мәгълүматлар икътисады» милли проекты һәм «Кешеләр өчен дәүләт» федераль проекты кысаларында эшләнгән.

Татарстан буенча Росреестр идарәсе аңлатуынча, сервисның төп максаты – сатып алучыларда еш туа торган буталчыклыкны бетерү. Хәзер сатучыдан нинди документлар таләп итәргә һәм килешүне имзалаганнан соң кая барырга икәнлеген фаразларга кирәкми.

Бүлектә объектка хокукларның бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында теркәлгәнме, анда чикләүләр бармы икәнлеген тикшерергә мөмкин. Шулай ук сервис күңелсез хәлгә эләкмәс өчен сатучыдан нинди документлар сорарга кирәклеген күрсәтәчәк.

Килешү имзаларга әзер булганнар өчен сату-алу килешүен рәсмиләштерү һәм күчемсез милекне теркәү буенча төгәл инструкция бар. Шулай ук теркәлү тәмамланганнан алга таба нишләргә кирәклеге турында киңәшләр дә бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, «Кешеләр өчен дәүләт» проекты 2021 елдан гамәлгә ашырыла. Аның бурычы – дәүләт белән аралашуны гади һәм аңлаешлы итү. Росреестр бу эштә актив катнаша, һәркемгә очрый торган тормыш хәлләрен үз мәгълүмат системаларына кертә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев