Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чыршылар сатыла башлый

Декабрь урталары гына булса да, күңелдә бәйрәм рухы сизелә башлады. Бәйрәм якынлашып килгән бу көннәрдә урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең дә мәшәкатьләре арта: аларга урманнарда чыршы һәм нарат агачларын рөхсәтсез кисүдән сакларга кирәк.

Эмиль ИКСАНОВ.
"Болгар урманчылыгы" дәүләт учреждениесенең урманнарны саклау инженеры.
Кызганыч, бәйрәмнең төп символы саналган урман чибәркәйләрен законсыз кисү очраклары бермә-бер арта. Шуңа күрә бу елның ноябрь азакларында ТР урман хуҗалыгы министрлыгы бәйрәм алдыннан ылыслы яшь агачларны саклауны тәэмин итү турында боерык чыгарды.
Әлеге боерык нигезендә, без урманнарны саклауны көчәйтүгә юнәлдерелгән кайбер чаралар эшләдек. График төзелде, хокук саклау органнары белән берлектә урман участокларын карап һәм тикшереп чыгу өчен маршрутлар билгеләнде.
2011 елның 10нчы декабреннән 31енә кадәр районда "Чыршы операциясе" акциясе үткәрелә. Акциянең максаты - халык арасында экология белемен пропагандалау. Анда катнашучылар янгын куркынычсызлыгы, табигатьне саклау темасына аншлаг, плакат, листовка һәм рәсемнәр әзерли, шигырьләр яза. Иң яхшы эшләр мәгариф бүлеге һәм безнең учреждение тарафыннан билгеләнеп үтеләчәк.
"Болгар урманчылыгы" дәүләт учреждениесе теләге булган һәр кешегә чыршыны кулай бәядән сатып алу мөмкинлеге тудыра. Узган еллардагы кебек, чыршылар шәһәр базарында, "Болгар урманчылыгы" учреждениесе территориясендә, шулай ук районның кайбер авылларында урманчылар тарафыннан сатылачак. Чыршыларны сату өчен махсус билгеләнгән участоклардан кисеп алып кайтачаклар.
Яңа ел чыршысын рөхсәтсез кисеп штраф түләүгә караганда, сатып алу күпкә арзанга төшә. Мәсәлән, урманга зыян китергән өчен 2500 сумнан артыграк һәм 3000 сумга кадәр административ штраф түләргә туры киләчәк. Кыскасы, уйлап эш итегез, соңыннан үкенерлек булмасын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев