Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чисталык турында үзебез кайгыртыйк

Театр элгечтән башлана, диләр. Ә менә күпфатирлы йортлар, әлбәттә инде, подъездлардан башлана. Подъездларны анда яшәүчеләрнең үзенә күрә визит карточкасы да дияргә була..

Пионер урамында урнашкан күпфатирлы 31нче йорт подъездлары күңелдә бары тик матур тәэсирләр генә калдыра. Капиталь ремонттан соң алар танымаслык булып үзгәрде. Өченче һәм дүртенче катларда яшәүчеләр, мәсәлән, ямь өстенә ямь өстәп, стеналарга төсле чәчәкләр дә ябыштырып чыккан. Гади генә күренсә дә, карап торышка бик матур. Стеналарны әле тагын фатир хуҗалары ясаган рәсемнәр дә бизи. Баскыч мәйданчыкларына тәртип сакларга чакырып плакатлар язып элгәннәр. Мондый подъездларда булганнан соң, күп нәрсә кешенең үзенә бәйле, дигән фикергә киләсең. Теләк кенә булсын…
Пушкин урамындагы 20нче йортның урта подъездында да үзгәрешләр сизелә. Фатирларда яшәүчеләр үз акчаларына яңа почта тартмалары сатып алган. Стеналарны агартканнар, баскыч мәйданчыгындагы идәнне буяганнар. Икенче катта яшәүчеләр исә үзләренә караган территорияне тәртипкә китергән. Кызганыч, бөтен йортларда да тиешле тәртип булдыру турында кайгыртмыйлар. Кайбер йортларның подъезд идәннәрен дә бик сирәк юалар. Мәҗбүр итеп кенә чисталык саклап булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык йорт