Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чернобыль һәлакәтен юк итүдә катнашкан 1473 Татарстан кешесе ташламалар һәм компенсацияләр ала

1986-1987 елларда читләшү зонасында эшләүчеләргә пенсия яшен 10 елга киметәләр.

Республикада Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнарга, шулай ук әлеге һәлакәт аркасында инвалид булганнарга социаль ярдәм чаралары түләү дәвам итә. 2026 елның апреленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда яшәүче 1473 кеше төрле Льготаларның күләме һәм исемлеге алучының категориясенә бәйле. Аңа айлык акчалата түләүләр, азык-төлек сатып алуга компенсация, өстәмә отпуск өчен түләү һәм ел саен сәламәтлеккә зыянны каплау керә. Бу суммаларның барысы да ел саен 1 февральдә инфляцияне исәпкә алып индексацияләнә.

Татарстан буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин аңлатканча, ярдәм системасы һәр конкрет кешенең авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашу дәрәҗәсен исәпкә алып төзелгән.

Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен юк иткәндә зыян күрүчеләр өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу да каралган. 1986-1987 елларда читләшү зонасында эшләүчеләргә пенсия яшен 10 елга киметәләр. Ир-атлар 50 яшьтән, хатын-кызлар – 45 яшьтән пенсиягә чыга ала. 1988-1990 еллардагы ликвидациядә катнашучылар өчен 5 яшькә төшерәләр: ир-атлар — 55 яшьтән, хатын-кызлар 50 яшьтән пенсиягә чыгарга хокуклы.

Радиациядән зарар күргән, әмма инвалидлык алмаган гражданнар пенсия яшен бер яшьтән биш яшькә кадәр киметүгә исәп тотарга хокуклы. Шул ук вакытта картлык буенча дәүләт пенсиясен билгеләү өчен аларга кимендә биш ел иминият стажы җитә.

Аварияне бетерү вакытында хәрби җәрәхәт аркасында инвалидлык алган хәрбиләр һәм хәрби җыеннарга чакырылганнар өчен аерым шартлар гамәлдә. Шулай ук үлгән чернобыльлеләрнең хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары өчен дә. Алар бер үк вакытта ике пенсия — дәүләт һәм иминият пенсиясе алырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев