Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен үткәргәндә иминлекне тәэмин итү максатында район территориясендә 2014 елның 15 декабреннән алып, 2015 елның 10 гыйнварына кадәр махсус янгынга каршы режим кертелде.
Әлки һәм Спас районнары буенча күзәтчелек бүлеге бу чорда түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында кисәтә:
- бәйрәм чараларын оештыручылар IV һәм V класслы...
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен үткәргәндә иминлекне тәэмин итү максатында район территориясендә 2014 елның 15 декабреннән алып, 2015 елның 10 гыйнварына кадәр махсус янгынга каршы режим кертелде.
Әлки һәм Спас районнары буенча күзәтчелек бүлеге бу чорда түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында кисәтә:
- бәйрәм чараларын оештыручылар IV һәм V класслы пиротехниканы куллану урыннары турында Дәүләт янгын күзәтчелеге органнарыннан рөхсәт алырга тиеш;
- пиротехниканы саклау һәм сату белән шөгыльләнүче юридик затлар гамәлдәге законнар нигезендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итәргә тиеш;
- бәйрәмне оештыру өчен җавап бирүчеләр (мәгариф, мәдәният, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлекләре, авыл җирлеге башлыклары һәм башкалар) янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын мәҗбүри үтәргә, Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары белән бәйрәмне үткәрү урыннарын ачыкларга тиеш;
- урам чыршыларын бизәү өчен сертификаты булган электр гирляндаларын гына кулланырга ярый;
- янгын гидрантларын, торак пунктларга һәм объектларга, торак йортларга һәм су белән тәэмин итү урыннарына килү юлларын вакытында кар һәм боздан чистартырга;
- сәүдә предприятиеләре җитәкчеләренә тиешле сертификатлары булмаган пиротехника һәм электр гирляндаларын, шулай ук техник документларда янгын куркынычсызлыгы күрсәткечләре булмаган чыршы уенчыкларын һәм ясалма чыршыларны сатуны тыярга.
Бу һәм башка куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү сезгә Яңа ел бәйрәмнәрен күтәренке күңел белән, тынычлап каршы алырга мөмкинлек бирәчәк.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев