Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәм мавыктыргыч үтте

Балалар иҗат йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләренә "Маячок" берләшмәсе бәйрәм оештырды.

Ул күптән түгел билгеләп үтелгән Әниләр көненә багышланды. "Әниемнең ягымлы күзләре" дигән программа бик бай эчтәлекле төзелгән, ул җырлар-биюләр һәм төрле уеннар һәм конкурслар белән үрелеп барды. Балалар да, өлкәннәр дә анда актив катнаштылар. Мәсәлән, әтиләр елаган баланы ничек тынычландырып, биләүгә биләргә кирәклеген күрсәттеләр, әниләр кызыклы шигырьләр укыдылар, дәү әниләр үзләренең рәсем ясау осталыгын күрсәттеләр. Ә балалар исә бер-берсе белән катлаулы пазллар җыю буенча ярыш оештырдылар.
2нче шәһәр мәктәбенең логопед-дефектологы Галина Макарова ата-аналар белән психология тренингы үткәрде. Балалар исә бу вакытта волонтёрлар белән бергә әниләре өчен бәйрәм открыткалары ясадылар.
Традиция буенча, бәйрәм табын янында дәвам итте. Барлык балаларга да бәйрәм истәлеге итеп Инвалидлар көненә багышлап ЮХИДИ бүлегеннән бүләкләр тапшырылды.
Бераз алдарак берләшмәнең кече яшьтәге балалары Кыш бабайдан бүләкләр сорап хат яздылар. Бу хатлар Казан шәһәренең "Метро" сату үзәге янында урнаштырылган чыршыга эленәчәк. Һәр кеше хатны укып, балаларның теләсә кайсына бәйрәм бүләге ясый алачак.
Кыш бабайга бүләккә заказ бирү мөмкинлеге Казанның "Наз" ятим һәм инвалид балаларга ярдәм итү иҗтимагый хәйрия фонды тарафыннан бирелде. Аның җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова безнең "Маячок"ка инде берничә тапкыр ярдәм иткәнлектән, балалар яңа ел могҗизаларын түземсезләнеп көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев