Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм белән, сөекле хатын-кызларыбыз!

8 Март алдыннан район башлыгы Камил Нугаев хатын-кызларны бәйрәм белән котлады.

Район Советы, башкарма комитет исеменнән һәм шәхсән үзем сөекле хатын-кызларыбызны язның беренче бәйрәме - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!
Гаиләдә дә, шулай ук җәмгыять тормышында хатын-кызлар гаять зур роль уйный, диелә котлауда. Нинди генә эшкә алынсагыз да, сез аны менә дигән итеп башкарып чыгасыз. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз гаилә учагын саклаучы да, балаларыбызны җәмгыятебезнең лаеклы кешеләре итеп тәрбияләүче дә, гаиләдә иминлек һәм тынычлык сагында торучы да. Бу бер дә җиңел эш түгел. Безнең районда да хатын-кызларыбыз нинди генә тармакта эшләмәсен, һәрберсен үрнәк итеп куярга була.
Тормыштагы иң мөһим һәм җаваплы мәсьәләләрне хәл итүдә дә хатын-кызларыбызның төпле, акыллы киңәшләре бик кирәк, диелә котлауда.
Ил өстенә килгән авыр сынауларда да хатын-кызларыбыз сынатмады. Сугыш кырларында, басу һәм фермаларда фидакарьлек үрнәкләре күрсәттеләр, Җиңүгә үзләреннән бәяләп бетергесез зур өлеш керттеләр һәм бу бервакытта да онытылмас.
Район башлыгы хөрмәтле хатын-кызларыбызны 8 Март бәйрәме белән чын күңелдән котлап, аларга гаилә бәхете, иминлек, нык сәламәтлек һәм барлык хыялларының тормышка ашуын теләде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев