Болгарның Ак мәчетендә Ураза Гаете узды
Мөселманнар борынгы шәһәрдә изге Рамазан аеның тәмамлануын билгеләп үттеләр.
20 март көнне Болгарда Ураза Гаете уңаеннан бәйрәм узды. Ак мәчеттә иртән уртак гает намазы укылды. Мәхәллә кешеләре белән бергә ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов һәм Спас районы башлыгы Роман Исланов катнашты. Шулай ук намазда академия аппараты җитәкчесе Айрат Хөснетдинов һәм фәнни эшчәнлек буенча проректор вазыйфаларын башкаручы Айнур Солтанов катнашты.
Мәчеттә Ак мәчет имамы Али хәзрәт Таҗиев укыган вәгазь җыелганнарга шәфкатьлелек, үзара ярдәмләшү һәм кешеләр арасындагы яхшы мөнәсәбәтләрне саклауның мөһимлеген — Рамазан аеның иң әһәмиятле сыйфатларын искә төшерде.
Академия ректоры Фәрхәт Хөснетдинов билгеләп үткәнчә, Болгарда узган бәйрәмнәр аеруча үзенчәлекле була:
"Болгарны хаклы рәвештә безнең төбәктә ислам бишеге дип атыйлар, һәм без монда чорлар һәм буыннар элемтәсен тоясың. Ураза ае - безне сабырлыкка һәм шәфкатьлелеккә өйрәткн вакыт. Бүген без уртак дога кылу өчен берләштек. Һәм бу бердәмлекнең киләчәктә дә безнең белән калуы бик мөһим — көндәлек эшләрдә, якыннарыбыз турында кайгыртуда, тормышны яхшырак итәргә омтылуда".
Намаздан соң кунаклар мөселманнарны бәйрәм белән котладылар һәм гаиләләренә тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр. Бу көнне бәйрәм намазлары районның барлык мәчетләрендә дә үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев