Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Болгарның Ак мәчетендә Корбан бәйрәме хөрмәтенә Гает намазы узды

Бәйрәм намазына Спас районы халкы һәм кунаклары, Болгар ислам академиясенең укытучылары, хезмәткәрләре һәм студентлары җыелды.

27 майда Болгар шәһәренең Ак мәчетендә мөселманнарның иң олуг бәйрәмнәренең берсе — Корбан бәйрәменә багышланган тантаналы гыйбадәт узды. Бәйрәм намазына Спас районы халкы һәм кунаклары, Болгар ислам академиясенең укытучылары, хезмәткәрләре һәм студентлары җыелды. Тантананың шәрәфле кунаклары булып Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, Спас районы башлыгы Роман Исланов һәм Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов катнашты.

Бәйрәм Изге Коръән аятьләрен уку белән башланды. Ак мәчетнең имам-хатыйбы, академияне тәмамлаган Али хәзрәт Тазиев җыелган халыкка вәгазь белән мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул Корбан бәйрәменең тирән мәгънәсе, ислам диненең мәрхәмәтлелеккә, ихласлыкка һәм изге гамәлләр кылырга өйрәтүе хакында сөйләде.

Камил Нугаев җыелучыларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен ирештерде. Анда Корбан бәйрәменең шәфкатьлелек һәм үзара ярдәмләшү өчен аеруча мөһим чор булуы, ә якыннарга карата булган кайгыртучанлыкның җәмгыять бердәмлеген һәм буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуы ассызыкланды.

Спас районы башлыгы Роман Исланов үз чиратында Татарстанның уникаль төбәк булуын искәртте: монда гасырлар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләре тату яши. Ул бу үзара килешү һәм хөрмәтнең район, республика һәм бөтен илнең чәчәк атуы өчен төп таяныч булып калачагына ышаныч белдерде.

Бәйрәм күмәк гает намазы белән тәмамланды. Мөэмин-мөселманнар үзләренең туган җирләрендә тынычлык, иминлек һәм тотрыклылык сорап дога кылдылар. Корбан бәйрәме уңаеннан тантаналы гыйбадәтләр Спас районының барлык мәчетләрендә дә оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев