Болгарга кадәр тизйөрешле «Метеорлар» май башында йөри башлаячак
Май аенда рейслар ял көннәрендә генә булачак, 1 июньнән — көн саен.
Татарстанда пассажир навигациясе ачылу даталары игълан ителде. Беренче рейс 24 апрельгә планлаштырылган. «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «ТР Флоты» компаниясе генераль директоры Роман Лизалин хәбәр иткәнчә, сезон 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Тизйөрешле суднолар эшкә бераз соңрак — 30 апрельдә кушылачак. Алар өчен, гадәти флот өчен кебек үк, навигация 22 ноябрьдә тәмамланачак.
Болгарга кадәр тизйөрешле "Метеор" га беренче билетлар 1 майга сатыла. Расписание нигезендә, судно Казаннан 8:30да китә һәм Болгарга 10:30да килә. Кире рейс — 16:30 сәгатьтә, Казанда теплоход 18:30да булачак.
Май аенда Болгарга тизйөрешле рейслар чәршәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә генә йөриячәк. Ә 1 июньнән навигация көндәлек булачак, рейслар саны да артачак. Бу хакта өстәмә мәгълүмат хәбәр ителәчәк. Шулай булгач, республика халкы һәм кунакларының җәй буена Татарстанның төп туристлык үзәкләренең берсенә барып җитү мөмкинлеге булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев