Болгардан җибәрелгән гуманитар йөк хәрби операциягә китерелде
Алгы сызыкка техника, дрон, төзелеш материаллары һәм йорт күчтәнәчләре алып килделәр.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин килгән көнне Болгардан җибәрелгән чираттагы гуманитар ярдәм партиясе махсус хәрби операция зонасында бурычларны үтәүче хәрбиләргә китерелде.
Алгы сызыкка транспорт чарасы, дрон, генераторлар, автозапчастьлар һәм резина, электр кабеле, су суырту өчен насослар, төзелеш материаллары (кадаклар, саморезлар), урын-җир, телевизорлар, окоп шәмнәре һәм иң җылы теләкләр язылган адреслы посылкалар китте. Ә традицион күчтәнәчләр сугышчыларга туган йорты турында искә төшерәчәк.
Спас районы башлыгы Роман Исланов ярдәм җыюга өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде:
– Бөтен район халкына битараф булмаганнары, ярдәмчел булулары һәм сугышчыларыбызга ярдәм иткәннәре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең өлешегез – бүген Ватаныбызны саклаучылар өчен туган йорт җылысының бер өлеше. Бергә без – көч!»
Ярдәм җыю дәвам итә, теләгән һәркем бу эшкә үз өлешен кертә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев