Болгарда Хәтер һәм кайгы көне алдыннан хәтер шәмнәре кабызылачак
Җәмгыять

Болгарда Хәтер һәм кайгы көне алдыннан хәтер шәмнәре кабызылачак

«Хәтер шәме» патриотик акциясе 21 июньдә Геройлар Аллеясында узачак.

21 июньдә 20:00 сәгатьтә Болгар шәһәренең Геройлар Аллеясында «Хәтер шәме» патриотик акциясе узачак. Ул Бөек Ватан сугышы башлануга 85 ел тулуга багышланган. 1941 елның 22 июне – миллионлаган кешенең язмышын үзгәрткән һәм илнең тарихын ике чорга бүлгән фаҗигале көн. Нәкъ шул көнне фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә Советлар Союзына һөҗүм итә.

"Хәтер шәме" – ел саен 21 июньнән 22сенә каршы төндә уздырыла торган Бөтенроссия акциясе. Россиянең төрле шәһәрләрендә кешеләр һәлак булганнарны искә алу өчен мемориаллар янына киләләр. Кайбер шәһәрләрдә меңләгән шәмнән «сугышның утлы картиналары» – геройлар портретлары һәм символик сурәтләр ясыйлар. 

Болгарда акция алай ук зур булмаса да, әмма ул ук мәгънәсе шул ук: сугыштан кайтмаганнарны искә алу һәм ул дәһшәтле елларны үз җилкәләрендә кичергән ветераннарга хөрмәт күрсәтү. Оештыручылар барлык шәһәр халкын һәм кунакларны читтә калмаска чакыра.
 


Нет комментариев