Болгарда традицион «Изге Болгар җыены» узды
Чара Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елда ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланды. Бу олы бәйрәм 25 меңгә якын кешене берләштерде.
Кунаклар өчен биредә бәйрәм концерты, халык кәсепләре күргәзмәләре, ярминкәләр һәм мастер-класслар оештырылды. Тантаналы ачылыш чарасы Истәлек билгесе янында узды. ФОТОРЕПОРТАЖ
Истәлекле чарада түбәндәге дәрәҗәле кунаклар катнашты:
- Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов;
- Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин;
- РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин;
- Россия мөселманнары Дини җыены мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов;
- Беларусь Республикасы мөселманнары дини берләшмәсе идарәсе рәисе Әбү-Бәкер хәзрәт Шабанович;
- Чистай һәм Түбән Кама епископы Пахомий.
Рөстәм Миңнеханов үзенең котлау сүзендә бу көннәрдә Казанда дөньяның 100гә якын иле һәм Россиянең 75 төбәге вәкилләре катнашында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII Халыкара икътисади форумы узуын искәртеп үтте.
— Иң мөһим вакыйгаларның берсе бүген монда — «Изге Болгар җыены» мәйданында уза. Традицияләребезне истә тоту һәм аларны хөрмәт итү безнең өчен бик мөһим, — дип ассызыклады республика Рәисе.
Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тарихи вакыйганың тирәнлегенә тукталды:
— 922 елның 16 маенда безнең бабаларыбыз биредә ислам динен дәүләт дине буларак үз теләкләре белән рәсми кабул итү турында игълан иткәннәр. Россиянең нигезендә — изге Русь һәм болгарлар тора. Без Ватаныбызга тынычлык һәм иминлек сорап дога кылабыз.
Равил хәзрәт Гайнетдин 2026 елның Россиядә Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүен, ә Казанның ислам дөньясының мәдәни башкаласы булуын аеруча символик вакыйга дип атады:
— Аллаһ Тәгалә бүгенге көндә җир йөзендә барган барлык сугышларны туктатсын һәм дөньяда тынычлык урнашсын иде, — диде ул.
Әлбир хәзрәт Крганов Татарстанның үрнәк алырлык ягын билгеләп үтте:
— Татарстан мөселманнар, христианнар һәм башка халыкларның үзара күркәм мөнәсәбәтләр моделен күрсәтә. Бу бүгенге көн казанышы гына түгел, бу безнең борынгыдан килгән мирасыбыз.
Әбү-Бәкер хәзрәт Шабанович җыенга килүчеләргә тынычлык һәм шәфкатьлелек теләде:
— Сезнең һәм безнең бабайлардан калган изгелекнең буыннан буынга ничек күчүен карагыз. Мин сезгә моның барысын да саклап калуыгызны чын күңелдән телим.
Епископ Пахомий исә Болгар җирен һәм Татарстанны үзара дуслыкның җанлы үрнәге дип бәяләде:
— Карагыз: биредә чиркәү дә, мәчет тә янәшә тора — нәкъ бер тере картина кебек. Бу бердәмлек һәрвакыт халкыбызда һәм дәүләтебездә яшәсен.
Бәйрәм тантаналары тарихи Җәмигъ мәчете территориясендә бергәләп укылган өйлә намазы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев