Болгарда тәрбиягә алынган һәм инвалид балалар өчен һөнәри юнәлеш бирү чарасы узачак
Казан белгечләре яшүсмерләрнең һөнәри юнәлешен билгеләячәк.
Спас районында тәрбиягә алынган балалар һәм инвалид яшьләр өчен һөнәри юнәлеш бирү чарасы узачак. Чара тәрбиягә бала алган гаиләләрнең "Без бергә!" төбәк иҗтимагый оешмасы һәм ТР Хезмәт министрлыгы ярдәмендә кадрлар менеджменты ассоциациясе тарафыннан уздырыла.
Очрашу 13 мартта 14:00 сәгатьтә “Пеликан" офисы урнашкан ДОСААФ бинасында узачак. Чарада Казаннан балаларга тест үткәрәчәк белгечләр, шулай ук мәшгульлек үзәге вәкилләре катнашачак.
12 яшьтән 18 яшькә кадәрге инвалид балалар, шулай ук әлегә эшкә урнашмаган 35 яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр чакырыла. Һичшиксез, балалар белән ата-аналар да килергә кирәк. Проектта тәрбиягә алган һәм опекага алынган балалар гына түгел, андый гаиләләрдә туган балалар да катнаша ала.
«Тормыш эше» дип аталган проектның төп максаты – һөнәр сайлауда адреслы ярдәм күрсәтү. Белгечләр баланың һөнәри һәвәслеген ачыкларга ярдәм итәчәк һәм Спас районында эшкә урнашуның реаль мөмкинлекләре турында сөйләячәк.
Уку йортлары мәшгульлек үзәгеннән рәсми хәбәрләр алачак. Сораулар калса, 8-939-314-54-63 телефоны буенча шалтыратырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев