Болгарда Россиянең Баш мөфтие Тәлгат Таҗетдинне хөрмәтләделәр
Югары кунакны Болгар ислам академиясендщ каршы алдылар.
17-19 ноябрь көннәрендә Уфада Баш мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдиннең дини эшчәнлегенә 45 ел тулу уңаеннан «Бер өммәт – уртак язмыш» Халыкара конференциясе узды. Төп чаралардан соң делегация программаны Татарстанда дәвам итте. Кунаклар Болгар ислам академиясендә булдылар.
Мәртәбәле кунакларны Академия ректоры Фәрхәт Хөснетдинов каршы алды һәм Тәлгат Таҗетдиннең ислам мәгарифен үстерүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте.
«Сез безнең академияне булдыруга зур өлеш керттегез, һәм бу рухи һәм мәгариф үзәген торгызуга керткән өлешегез илнең барлык мөселман җәмәгатьчелеге өчен бәяләп бетергесез әһәмияткә ия», – дип ассызыклады ректор, юбилярга истәлекле бүләк тапшырып.
Спас районы башлыгы Роман Исланов Тәлгат Таҗетдиннең Болгарның тарихи мирасын торгызуда уйнаган зур ролен ассызыклады.
«Сезнең эшчәнлегегез нәтиҗәсендә Россия мөселманнары, рухи традицияләрен саклап, илнең иҗтимагый-сәяси тормышына уңышлы интеграцияләнә», – дип белдерде муниципаль берәмлек башлыгы.
Чараның махсус кунагы – Мисыр вакыфлар министры Усама әл-Азһәри булды. Ул академия студентларына мөрәҗәгать итте.
«Белем алуның төп максаты – дөньяга дөрес караш формалаштыру, ул сезгә изге текстларны тирәнтен өйрәнергә генә түгел, ә башкаларга белем дөньясына юл ачучы булырга да мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләде Мисыр галиме.
Академиянең диссертация советы әгъзасы Профессор Абдулраззак Әл-Саади Болгар ислам академиясендә укыту еллары турындагы хатирәләре белән уртаклашты һәм мәчетләрне торгызган һәм Ислам җәмгыятенә хезмәт иткән өчен Тәлгат Таҗетдингә рәхмәт белдерде.
Тантаналы очрашу Коръән аятьләрен уку һәм югары мөфтинең сәламәтлеге һәм озын гомере өчен коллектив дога белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев