Илья Мулинов ике медальгә лаек булды.
Россия көненә багышланган бәйрәмдә махсус хәрби операциядә катнашучы Илья Сергеевич Мулиновка РФ дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 17 августындагы 247738 номерлы Указы белән, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен гвардия рядовой Илья Мулинов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Россия Федерациясе Президентының 2024 елның 13 декабрендәге 73688 номерлы Указы белән, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен гвардия рядовой Илья Мулинов II дәрәҗә «Кыюлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Дәүләт бүләкләрен Ильяга Спас районы башлыгы Роман Исланов тапшырды. Ул хәрби операция сугышчысына ныклыгы һәм Ватанга тугрылыгы өчен рәхмәтен белдерде.
Нет комментариев