Болгарда «Мечтатели. Начало» фестиваленең беренче этабы уза
Чара 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Болгарда 11 июльдән 14 июльгә кадәр «Мечтатели. Начало» беренче Бөтенроссия очкычлар һәм авиамодельләр фестивале уза. Баш». Чара бөтен илдән килгән кунакларны җыйды һәм районның туристлык тормышында зур вакыйгага әверелде. ФОТОРЕПОРТАЖ
Этапның төп вакыйгасы борынгы шәһәр һәйкәлләре өстендә 300дән артык очкычны массакүләм очыру булды. Иң кечкенә катнашучылар өчен үз очкычыңны җыярга мөмкин булган остаханәләр эшләде. «Фолиант» нәшрияты китап геройлары белән 500 эшләнмә әзерләп, алар бер үк вакытта Болгар күгенә күтәрелде.
Дүрт көн дәвамында кунаклар өчен интерактив мәйданчыклар эшли. Мисал өчен, «Пересвет» рус җәмгыятенең «Пересвет НВП» әзерлек үзәге махсус хәрби операция тематикасына багышланган аерым локация тәкъдим итте. Мәйданчыкка килүчеләр FPV-камикадзе белән идарә итү процессын күрә алачак. Шулай ук кунаклар өчен Россия армиясе сугышчысының экипировка комплектын киеп карау мөмкинлеге булган фотозона оештырачаклар.
Гаилә белән ял итү өчен һөнәрчеләр ярминкәсе, тарихи уеннар, әйлән-бәйлән уйнау, балалар фехтованиесе, җәядән ату тиры һәм печән лабиринты белән мәйданчык эшли. Мәгариф сәхнәсе кунакларны һавада очу тарихы турында лекцияләр белән таныштыра.
Фестиваль «Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты ярдәмендә уздырыла, партнер булып Болгар дәүләт музей-тыюлыгы тора.
16-19 июльдә борынгы Болгар территориясендә фестивальнең икенче өлеше — «Мечтатели» Бөтенроссия һавада очу фестивале узачак. Кунакларны аэростатларда очышлар, һава шарлары ясау буенча ярышлар, һава суднолары парады, шулай ук кичке яктылык һәм ут тамашасы көтә. 18 июльдә аэростатлар ясау конкурсы, һава суднолары парады һәм шарлар биюләре белән яктылык тамашасы планлаштырылган. 19 июльдә өч яшь категориясендә «Бөек Болгар Кубогы» авиамодель спорты кубогы, күрсәтмә чыгышлар һәм фестивальнең тантаналы ябу була. Керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев