Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Болгарда махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларның якыннарына дәүләт бүләкләре тапшырылды

Район башлыгы Роман Исланов бүләкләрне атналык шәһәр планёркасы вакытында тапшырды.

Болгарда махсус хәрби операция барышында һәлак булган сугышчыларның туганнарына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Россия Федерациясе Президентының 2025 елның 12 ноябрендәге Указы белән, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен Александр Сергеевич Вихлянский һшлак булганнан соң Батырлык ордены (Орден Мужества) белән бүләкләнде. Шулай ук Донецк Халык Республикасы башлыгының 2025 елның 6 ноябрендәге Указы белән ул «Угледарны азат иткән өчен» медаленә лаек булды. Бүләкләр каһарманның хатыны Евгениягә һәм әнисе Валентинага тапшырылды.

Россия Президентының 2025 елның 15 октябрендәге Указы белән Батырлык ордены (үлгәннән соң) белән Данис Әнәс улы Кирамов бүләкләнде. Бүләк аның әти-әнисе — Әнәс Вазыйх улына һәм Гөлсара Барый кызына тапшырылды.

Шулай ук 2025 елның 23 октябрендәге Указ нигезендә, әлеге югары бүләккә үлгәннән соң Сергей Владимирович Погодин лаек булды. Батырлык ордены аның әнисе Любовь Геннадьевнага тапшырылды.

2025 елның 19 ноябрендәге Указ белән Антон Иванович Архипов үлгәннән соң Суворов медале белән бүләкләнде. Бүләкнк аның абыйсы Вячеслав Иванович алды.

2026 елның 11 февралендәге Указ белән Сергей Александрович Власов үлгәннән соң Жуков медале белән бүләкләнде. Бүләк аның апасы Надежда Александровна Нефедовага тапшырылды.

2025 елның 21 февралендәге Указ белән Данил Александрович Волков «Батырлык өчен» (За отвагу) медале белән бүләкләнде. Бүләк аның апасы Вера Михайловна Черниковага тапшырылды.

Шулай ук «Батырлык өчен» медале белән Сергей Николаевич Пантелеев бүләкләнде (2024 елның 8 ноябрендәге Указ). Бүләк аның тормыш иптәше Татьяна Викторовнага һәм улы Максим Сергеевичка тапшырылды.

— Ватан өчен җаннарын фида кылган геройлар турындагы истәлек изге һәм мәңгелек. Без илебезне саклап, киләсе буыннарның тыныч киләчәген тәэмин итү өчен сугыш кырларында һәлак булган һәр солдатны истә тотарга бурычлы. Сугышчыларыбызның корбаннары бушка булмасын өчен, аларның батырлыклары тарихын саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру мөһим, — диде район башлыгы Роман Исланов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев