Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Болгарда Габдулла Тукай исемендәге Бөтенроссия укучылар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр

Конкурс Болгар музей-тыюлыгы тарафыннан оештырылып үткәрелде.

Бүген Болгар музей-тыюлыгынң Истәлек билгесе конференц-залында Габдулла Тукай исемендәге Бөтенроссия укучылар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. ФОТОРЕПОРТАЖ

Бөек татар шагыйренең тууына 140 ел тулуга багышланган конкурс музей-тыюлык белгечләре тарафыннан оештырылды һәм үткәрелде.
Быел конкурста Россиянең 33 төбәгеннән 674 мәгариф оешмасыннан 2067 укучы катнашты.

Оештыручыларга Татарстан, Башкортстан, Хакасия, Бурятия, Оренбург, Ульяновск, Саратов, Киров, Брянск өлкәләреннән, Пермь, Ставрополь краеннан килгән яшь шигырь укучылар иҗаты белән танышу насыйп булды.

Барлык яшь номинацияләрендә иң яхшы укучылар дипломнар белән, ә аларның педагоглары һәм ата-аналары Болгар музей-тыюлыгы дирекциясе исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Бүләкләүгә конкурс призерларының бик аз өлеше генә килә алды – әти-әниләре һәм педагоглары белән дүрт катнашучы (Казаннан, Татарстан Республикасының Лаеш районыннан, Чувашиядән һәм Башкортстаннан).

Тантаналы шартларда тамашачыларның көчле алкышлары астында яшь укучыларга лаеклы бүләкләр һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

Аннары кунакларны музей комплекслары буйлап кызыклы экскурсия һәм төшке аш көтте.

Вакыйга турында тулырак репортажны «Яңа тормыш» газетасының 29 апрель санында укый аласыз.  

Фото: Марина Зайцева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев