Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Болгарда «Чикләр сагында. Әфган конфликты” күргәзмәсе ачылачак

Күргәзмәгә килүчеләр Ватанны саклаучыларның чын тарихы белән таныша алачак.

12 майда Болгар балалар китапханәсендә «Чик сакчылары берлеге» тарафыннан оештырылган "Чикләр сагында. Әфган конфликты” мобиль музей-күргәзмәсе ачылачак. 

Күргәзмә экспозициясендә кунаклар игътибарына Россиядә 1917-1922 еллардагы гражданнар сугышы чорыннан алып бүгенге хәрби бәрелешләр чорына кадәр корал, хәрби форма, хәрби хезмәткәрләрнең элемтә чаралары һәм башка әйберләр тәкъдим ителәчәк.

"Күчмә күргәзмәне ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов гранты ярдәмендә ачу мөмкин булды. Грант Татарстан чик сакчылары берлегенә бирелгән. Теләге булган һәркем күчмә музейга керә ала. Экспозиция 22 майга кадәр эшләячәк, – дип сөйләде Болгар шәһәре һәм Спас районы буенча ТР чик сакчылары берлеге рәисе Рәшит Зыятдинов. –  Бу безнең шәһәрдә күчмә музейның икенче күргәзмәсе булачак. Беренчесе балалар китапханәсендә 2025 елда узган иде. Ул 1918 елда РСФСРда чик сакчыларын оештыруга багышланды".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев