Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Болгарда беренче «Хранители» этно-рок фестивале үтте

Чара якынча 20 мең кешене җыйды.

ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән борынгы Болгар шәһәре территориясендә беренче тапкыр масштаблы «Хранители» этно-рок фестивале узды. Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елына багышланган чара, оештыручылар бәяләве буенча, Идел буе һәм илнең башка төбәкләреннән якынча 20 мең кунакны җыйды.

Сигез сәгатьлек өзлексез тере тавыш программасы иске аэропорт янындагы мәйданда оештырылды. Анда иң заманча концерт мәйданчыгын урнаштырдылар. Беренче фестивальнең төп хедлайнерлары - легендар «Чиж & Co», «Мельница» төркемнәре һәм Нейромонах Феофан проекты булды.

Программаның аерым бизәге булып абруйлы World Music Award премиясе номинантлары — Тываның «Хуун-Хурту» коллективының чыгышы торды. Тамак белән җырлау осталары борынгы инструментларның яңгырашы белән тамашачыларны әсир иттеләр, фестивальнең музыкаль палитрасына далалар могҗизасын өстәделәр.

Моннан тыш, сәхнәдә заманча этно-мәдәниятнең төрле якларын чагылдырган коллективлар: «Волга-Волга», GAUGA, «ҖИВаGО», Rhenium һәм Inverno Orchestra чыгыш ясады. Оештыручылар программаны буыннарны берләштерерлек итеп оештырдылар — ата-аналар үзебезнең рок классикасыннан ләззәт алды, ә яшьләр заманча ритмнар астында ял итте.

Кунаклар өчен туклану зоналары, мастер-класслар, аттракционнар белән балалар мәйданчыгы һәм төн кунарга теләүчеләр өчен палатка лагеры оештырылды. Фестивальгә керү ирекле иде, ә килә алмаганнар өчен онлайн-трансляция алып барылды.

Тулырак мәгълүматны газетабызның 2026 ел, 3 июль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев