Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгарда Балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр

Мәдәният йортында бәйрәм концерты оештырылды.

Болгарда Балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр. Чара Мәдәният йортында концерт белән башланып китте. Нәниләрне күңелле бәйрәм белән район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов котлады.

– Барча балаларны җәйнең беренче көнендә билгеләп үтелә торган бәйрәм белән котлыйм, – диде Фәргат Вәгыйз улы. – Барыгызга да саулык, бәхет һәм мәктәптә тырышып укуыгызны телим. Сез – безнең киләчәгебез һәм ышанычыбыз, җәйге ялларыгызны күңелле һәм файдалы итеп үткәрегез.

Аннары сәхнәгә шәһәрдәге балалар бакчаларына йөрүчеләрне һәм укучыларны чакырдылар. Алар матур итеп җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, бергә-ләшеп табышмакларга җаваплар эзләделәр.

Бәйрәм барышында, кулланылган батарейларны җыю буенча “ЭкоВесна-2023” республика конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Шунысын әйтергә кирәк, быел мәктәп һәм балалар бакчаларының уртак тырышлыгы белән 282 килограммлап кулланылган батарей җыелган.

Конкурста катнашучыларны мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин котлады, аларга диплом һәм бүләкләр тапшырды.

Балалар бакчалары арасында “Колосок” беренче урынга лаек булды. Икенче урын “Антошка”га бирелде. Өченчедә – “Солнышко”.

Мәктәпләр арасында икенче мәктәп беренче урынны алды. Икенчедә – беренче мәктәп, санаторий мәктәп-интернат өченче урында.

Концерттан соң балалар асфальтта рәсем ясау буенча оештырылган традицион конкурста катнаштылар.

Үзәк паркта “Күңелле стартлар” оештырдылар. Балалар спорт уеннарында, конкурс һәм бәйгеләрдә теләп катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев