Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Болгарда «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы узды

Җиңүчеләр Спас районыннан «Аҗаган 2.0» зона этабында чыгыш ясаячак.

Ике көн дәвамында Болгарда «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы узды. Чараны Спас районы администрациясе һәм Алдынгылар Хәрәкәтенең җирле бүлеге оештырды. Ярышлар Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды.

Беренче көнне «Олимп» спорт мәктәбе, балалар сәламәтләндерү-белем бриү үзәге, беренче шәһәр мәктәбе һәм ДОСААФ мәйданчыкларында өлкән һәм урта яшь төркемнәрендә катнашучылар үз көчләрен тикшерделәр. Егетләр сафта йөрделәр, каршылыклар полосасын үттеләр, радиация, химик һәм биологик саклану, беренче ярдәм күнекмәләрен күрсәттеләр, шартлы миналар эзләделәр, шулай ук Калашников автоматын сүтеп-җыйдылар, пневматик коралдан аттылар. ФОТОРЕПОРТАЖ

26 мартта, эстафетаны кече һәм урта төркемнәр кабул итте.

Ике көн йомгаклары буенча җиңүчеләр Спас районыннан «Аҗаган 2.0» зона этабында чыгыш ясаячак.

Нәтиҗәләр
Өлкән төркем

  • 1 урын – «Крепость Карпова» командасы (Болгар кадет интернат-мәктәбе)
  • 2 урын – «Барсы» командасы (Антоновка мәктәбе)
  • 3 урын – "Легион 116" командасы (1 нче мәктәп).

Кече төркем

  • 1 урын – «Антоновка Барсы» командасы (Антоновка мәктәбе)
  • 2 урын – «Движ» командасы (Өчкүл мәктәбе)
  • 3 урын – «Полянские русичи» командасы (Полянка мәктәбе)

Урта төркем

  • 1 урын – «Болгар кадетлары» командасы (Болгар кадет мәктәбе)
  • 2 урын – «Кимовские» командасы (Ким мәктәбе)
  • 3 урын – «Движ» командасы (Өчкүл мәктәбе)
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев