Болгар халкы шәһәр үзәген төзекләндерү проекты өчен тавыш бирә ала
Татарстан шәһәрләрен үстерү институты кече шәһәрләрнең Бөтенроссия конкурсына гариза әзерли.
2026 елда Болгар кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр өчен уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында катнаша. Конкурста җиңү шәһәрнең үзәк өлешен төзекләндерүгә федераль финанслау алырга мөмкинлек бирәчәк. Нәкъ менә шушы киңлекләрдән халык көн саен файдалана, һәм нәкъ менә ул Болгарның йөзен формалаштыра.
Конкурс гаризасын эшләү белән Татарстан шәһәрләрен үстерү институты шөгыльләнә. Проектның архитекторлары – “Мириада групп" компаниясе. Проект кәгазьдә ген матур түгел, ә кешеләр өчен чыннан да уңайлы булсын өчен, төзүчеләр шәһәр халкының үз фикерен исәпкә алырга тели.
Болгар халкын берничә сорауга җавап бирергә сорыйлар: алар хәзер үзәкне ничек куллана, нәрсәне саклап калу мөһим, яшәү, ял итү һәм аралашу өчен нәрсәне үзгәртергә кирәк. Сораштыруны сылтама буенча онлайн узарга мөмкин. Бу нибары берничә минут вакыт алачак.
"Һәркемнең фикере мөһим!" дип ассызыклый оештыручылар. Күбрәк кеше тавыш бирсә, проект шулкадәр төгәлрәк булачак. Димәк, Болгарның конкурста җиңеп, үзәк урамнарны үзгәртеп коруга акча алу мөмкинлеге дә күбрәк. Сылтама буенча күчегез, сорауларга җавап бирегез һәм шәһәр үсешенә үз өлешегезне кертегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев