Чара шәһәрне төзекләндерү максатында кертелә.
31 июльдән 7 августка кадәр Болгарда Лихачев урамы буйлап юл вакытлыча ябылачак. Сәбәбе – бу участокта агачларны кисү. Чикләү җәяүлеләрнең иминлеге һәм техниканың тоткарлыксыз эшләве өчен кертелә.
Ябылуга Лихачев урамының Вертынская урамыннан алып Красная урамына кадәрге өлеше эләгә. Монда юл һәр көнне 06:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр ябык булачак.
Машина йөртүчеләрдән алдан ук башка маршрутлар сайлауны сорыйлар. Әйләнеп үтү юллары бар – урында тиешле билгеләр куелачак.
Шәһәр башкарма комитетында вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенәләр һәм машина хуҗаларыннан хәлгә аңлау белән карауларын сорыйлар.
Нет комментариев