Татарстан делегациясе составында Спас районы белгечләре борынгы шәһәрнең һәм бөтен республиканың туристлык мөмкинлекләрен тәкъдим итәләр.
10 июньнән 14 июньгә кадәр Мәскәүдә Россия Хөкүмәте ярдәме белән Росконгресс фонды һәм РФ Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан оешгтырылган “Путешествуй!” форумы уза.
Бу туристлык индустриясендә елның иң төп вакыйгаларының берсе. Форумда 40тан артык ил һәм дистәләгән Россия төбәкләре вәкилләре катнаша. Татарстан Республикасының рәсми делегациясе составында Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре дә бар.
Аларга Спас районының һәм борынгы Болгарның туристик мөмкинлекләрен тәкъдим итәргә кирәк. Бу презентация генә түгел, ә музей-тыюлыкка кунакларны җәлеп итү буенча тулы канлы эш. Белгечләр хезмәттәшләрен һәм килүчеләрне маршрутлар белән таныштыра, борынгы шәһәрнең уникаль атмосферасы турында сөйли һәм сәфәрне ничек яхшырак планлаштырырга дигән сорауларга җавап бирә.
Республика Visit Tatarstan бренды астында стенд ачты. Аның эшлекле зонасында туроператорлар, кунакханә һәм музей вәкилләре, шул исәптән якташларыбыз да эшли. Килүчеләргә махсус шартлар тәкъдим итәләр һәм туристлык программалары турында сөйлиләр.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен патриотик турларга һәм маршрутларга аерым игътибар бирелә.
Форумның төп темасы – яңартылган «Туризм һәм кунакчыллык» милли проектын гамәлгә ашыру.
Мондый зур чарада катнашу — Болгар музей-тыюлыгы турында федераль дәрәҗәдә белдерү мөмкинлеге. Яңа туристларны җәлеп итү район икътисадына турыдан-туры йогынты ясый: бу кунакханәләрнең йөкләнеше дә, сувенирларга ихтыяҗ да, хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерү дә.
Нет комментариев