Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Болгар мәчетләрендә Ураза бәйрәме узачак

Татарстанда бу көн рәсми рәвештә ял көне дип игълан ителгән.

Изге Рамазан ае тәмамланып килә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, уразаның соңгы көне 19 мартка туры килә, ә 20 мартта мөселманнар Ураза бәйрәмен каршылый. Татарстанда бу көн рәсми рәвештә республика Рәисе Указы нигезендә ял көне дип игълан ителде.

Ак мәчет имамы Али хәзрәт Таҗиев Ак мәчеттә бәйрәм чаралары тәртибе белән таныштырды.

20 мартта 3:42 сәгатьтә иртәнге намазга азан яңгыраячак, ә 4:16 сәгатьтә күмәк иртәнге намаз булачак. 6:40 сәгатьтә Коръән укыла башлый. Бәйрәм вәгазен татар телендә Ак мәчет имамы Али хәзрәт Таҗиев 7:00дә укый. Иртәнге 7:30 тирәсендә мөселманнар өчен Гает намазы башлана, аннан соң 7:40да гарәп телендә хөтбә укылачак. Чара якынча 7:48 сәгатьтә Коръән һәм догалар уку белән тәмамлана.

Бәйрәм намазы шулай ук Болгарның үзәк мәчетендә дә узачак, анда намаз иртәнге 7:00дә башланачак. Мәчетләр барлык мөселманнарны күмәк намазга кушылырга чакыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев