Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгар ислам академиясендә «Россия мөселманнарының дини мирасы» форумы ачыла

Форумга күренекле ислам белгечләре чакырылган.

Болгарда иртәгә “Россия мөселманнарының дини мирасы” форумы ачыла. Ул инде өченче тапкыр үткәрелеп, быел Идел Болгарының ислам динен кабул итүенә 1100 тулуга багышланган.

Форумга күренекле дин белгечләре, галимнәр, җәмәгатьчелек вәкилләре, тарихчылар һәм студентлар җыелыр, дип көтелә.

Форум барышында Россия һәм дөньяда исламның рухи кыйммәтләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре каралачак.

Форум кысаларында ике зур чара - «Россия дин белгечләре мирасы: саклау һәм өйрәнү мәсьәләләре» V Халыкара Болгар укулары» һәм «Россия һәм чит илләрдә мөселман яшьләренә гражданлык тәрбиясен формалаштыру» III Халыкара фәнни-практик студентлар конференциясен үткәрү күздә тотыла.

Форумда катнашучылар шулай ук борынгы Болгар ядкарьләре белән дә танышачак.

Болгар Ислам академиясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, форум 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев