Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Болгар ислам академиясендә герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар

Музей хезмәткәрләре студентларга шагыйрь язмышы, аның «Моабит дәфтәрләре» һәм әлегә кадәр онытылмаган батырлыгы турында сөйләделәр.

Болгар ислам академиясе китапханәсендә бөек татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган чара узды. Студентларга һәм мөгаллимнәргә шигырьләре һәм язмышы үз халкына батырлык һәм тугрылык символы булган кешенең тормышы турында сөйләделәр.

Лекция белән Муса Җәлил музей-фатирының өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Харасова чыгыш ясады. Ул тыңлаучыларны шагыйрь биографиясенең төп вакыйгалары белән таныштырды.

Шагыйрьнепң Казанда яшәү чорына аерым игътибар бирелде. Харасова Җәлилнең броньнан баш тартып, фронтка киткән чакта яшәгән фатиры турында сөйләде. Бүген бу йортта музей эшли. Сугышта шагыйрь рус телендә чыга торган «Отвага» фронт газетасында хезмәт итә. Җәлилнең рус телендә язылган бердәнбер шигыре - 1942 елның язында басылып чыккан «Гитлерның язгы резервлары» безнең көннәргә килеп җиткән.

Җәлил әсирлеккә төшкәч тә бирешми. Әсирлектә ул унбер кешедән торган яшерен группа төзи. Аларның эш нәтиҗәсе шаккатыргыч булып чыга: 1943 елның февралендә бер батальон — 500дән артык солдат совет гаскәрләре ягына күчә.

"Сугышка кадәр булган сыйфатларны шагыйрь  хәтта төрмәдә дә саклаган. Аның тирәсенә һәрвакыт хәрби әсирләр җыела, алар өчен ул терәк була. Төрмәдә утырганда да ул язуын дәвам итте. Уч төбенә сыеша торган ике кечкенә блокнот ясый", - дип уртаклашты Ләйсән Харасова.

Сүз атаклы "Моабит дәфтәрләре" турында бара. Аларны төрмәдән яшерен рәвештә Габбас Шәрипов алып чыга, ә Казанга Нигъмәт Терегулов илтә. Бер блокнот гарәп хәрефләре, икенчесе латин хәрефләре белән язылган. Хәзер бу кыйммәтле төп нөсхәләр Татарстанның Милли музеенда саклана.

Шагыйрь турындагы истәлек республикадан читтә дә яши. Җәлил исемен йөрткән урамнар Россиянең күп кенә шәһәрләрендә, шул исәптән Мәскәүдә дә бар. Бюстлар һәм мемориаль такталар Казахстанда һәм башка илләрдә урнаштырылган. Германиядә, шагыйрьне җәзалап үтергән Плетцензее төрмәсе территориясендә мемориаль зона ачылган - анда ел саен татар диаспорасы вәкилләре килә.

Шагыйрь эзе хәтта космоста да бар. 1986 елда ачылган кече планета 3082 Муса Җәлил исеме белән аталган. Ул рәсми рәвештә «(3082) DZHALIL» буларак теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев