Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Битараф булмагыз

Сез балигъ булмаган балага сыра яки аракы сатуга шаһит булганыгыз бармы? Сезнең йортыгыз каршында көндез дә, төнлә дә алкоголь сатыла торган кибет эшли икән, сатыла торган продукциянең сыйфаты шик тудырамы? Күршеләрегез көмешкә куу һәм сату буенча үз "бизнес"ын ачып җибәрү аркасында ишек алдыгызда, подъездда көне-төне сәрхүшләр җыеламы? Әгәр күрәсез икән...

Сез балигъ булмаган балага сыра яки аракы сатуга шаһит булганыгыз бармы? Сезнең йортыгыз каршында көндез дә, төнлә дә алкоголь сатыла торган кибет эшли икән, сатыла торган продукциянең сыйфаты шик тудырамы? Күршеләрегез көмешкә куу һәм сату буенча үз "бизнес"ын ачып җибәрү аркасында ишек алдыгызда, подъездда көне-төне сәрхүшләр җыеламы? Әгәр күрәсез икән мондый хәлләргә битараф калмагыз.
Гражданлык бурычыгызны үтәп, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль бүлеге "кайнар линиясенең" 8(843-42) 5-49-56 телефоны буенча шалтыратыгыз. Сезнең бер мөрәҗәгатегез дә игътибарсыз калмас. Шулай ук "Этил спиртын, составында алкоголь һәм спирт булган продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләт тәртипкә салуы һәм алкогольле эчемлекләрне куллануны (эчүне) киметү турында" федераль законга кертелгән үзгәрешләр турында сораулары булган хуҗалык итүче субъектларның да шалтыратуын көтәбез. Сыраны сату һәм декларацияләү, алкогольле эчемлекләрне сату вакытын тыю мәсьәләләре, лицензияләү - барысы турында да сорау бирә аласыз. Еш кына норматив актны дөрес аңламау штраф кебек җитди җәзаларга китерә. Ә сезнең бер тапкыр телефоннан шалтыратуыгыз кагыйдә бозуларны булдырмый кала ала. Шалтыратыгыз. Безнең телефоннар 8(843-42)5-10-19, 5-49-56.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев