Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Без башка фикердә

Голущенко, Игонина, Байкина һәм башкалар (барлыгы 39 имза). Күптән түгел район газетасында "Сова" кибете янында яшәгән Лихачев урамы кешеләренең хаты басылып чыккан иде. Алар хатта төнлә эшләгән кибетнең шул тирәдә яшәүчеләр өчен зур уңайсызлыклар китереп чыгаруын, аерым алганда, төне буе кибеттән яшьләрнең өзелмәве, машиналарыннан ишетелгән көчле музыка тавышыннан төнлә ял...

Голущенко, Игонина, Байкина һәм башкалар (барлыгы 39 имза).
Күптән түгел район газетасында "Сова" кибете янында яшәгән Лихачев урамы кешеләренең хаты басылып чыккан иде. Алар хатта төнлә эшләгән кибетнең шул тирәдә яшәүчеләр өчен зур уңайсызлыклар китереп чыгаруын, аерым алганда, төне буе кибеттән яшьләрнең өзелмәве, машиналарыннан ишетелгән көчле музыка тавышыннан төнлә ял итә алмаулары турында язганнар һәм шуңа күрә кибетне ябуны таләп иткәннәр.
Ә менә без, шул тирәдә һәм читтәрәк яшәүче бер төркем кеше, башка фикердә. Без "Сова" кибетенең төнлә эшләвенә каршы түгел. Киресенчә, кибетнең тәүлек буе эшләве кешеләр өчен уңайлы. Кайвакыт өйгә соң кайтырга туры килгәндә без кирәкле әйберләрне кереп алабыз. Төнге дежурга яки эшкә баручылар өчен дә җайлы. Кайвакыт көтмә-гәндә соң гына кунак килеп төшә, мондый вакытта безнең күңел тыныч, тиз генә кибеттән кирәкле әйбереңне кереп аласың, ипи бетсә дә куркасы түгел, биш минут эчендә чыгып алып керәсең.
Хәзер төне буе эшли торган кибетләр бөтен җирдә дә бар. Ә тәртип бозучыларга карата, икенче төрле әйткәндә, кешеләр ял итәргә тиешле 23 сәгатьтән соң шаулыйлар икән, башка чараларны кулланырга була. Бу проблеманы кибетне ябып кына хәл итеп булмый. Тәртип саклау өчен эчке эшләр органы бар, аларга мөрәҗәгать итеп, андыйларны җавапка тартырга мөмкин.
Болгар шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев