Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бергәләп эшләү планы

Күптән түгел шәһәрнең дини конфессия вәкилләре Пәйгамбәрләрне искә алу көненә багышланган очрашу вакытында уртак рухи-әхлак эшчәнлек планы турында сөйләштеләр. Бу очрашу Ак мәчет комплексы кафесында үткәрелде. Руслан Фәхретдинов христиан общинасы вәкилләре - Изге Авраамий храмыннан Сергей Карпухинны, Идел буе казак гаскәрләре атаманы ярдәмчесе Михаил Баландинны һәм башка кунакларны җылы кабул...

Күптән түгел шәһәрнең дини конфессия вәкилләре Пәйгамбәрләрне искә алу көненә багышланган очрашу вакытында уртак рухи-әхлак эшчәнлек планы турында сөйләштеләр.
Бу очрашу Ак мәчет комплексы кафесында үткәрелде. Руслан Фәхретдинов христиан общинасы вәкилләре - Изге Авраамий храмыннан Сергей Карпухинны, Идел буе казак гаскәрләре атаманы ярдәмчесе Михаил Баландинны һәм башка кунакларны җылы кабул итте.
- Үсеп килүче буын вәкилләре арасында аңлату-агарту эшләре алып бару, җәмгыятьтәге әхлаксызлыкны һәм начар гадәтләрне бетерү өчен мөселман һәм христиан дине вәкилләре берләшеп эшләргә тиеш,- диде Болгар шәһәре имам-мөхтәсибе Фәрһат хәзрәт Минсәгыйрь үз чыгышында.
Бу очрашуда катнашучылар байтак кына уртак мәсьәләләрне тикшерделәр. Күп кенә уку йортларында билгеләп үтелә торган Хеллоуин бәйрәме турында да сүз булды, аның безгә бер катнашы да юк, аны читтән кертергә тырышалар. Россиянең үз традицион мәдәнияты бар, ата-аналар, укытучылар, җәмәгатьчелек балаларга бу бәйрәмнең безгә чит-ят булуын яхшылап аңлатырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев